ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2017 ел
җомга
31 май көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә татар балалар әдәбияты ветераны Бари Рәхмәтнең 120 еллыгы уңаеннан "Иң күңелле чак"  дигән чара үткәрелде.

aktanysh.tatarstan.ru

Бүген Казан шәһәрендә тәрбиягә бала алган гаиләләр Ассамблеясе тарафыннан үткәрелүче тәрбиягә бала алган гаиләләрнең республика конкурсының финалы булды. Безнең районны Усадыдан Мансур һәм Еленаның тәрбиягә бала алган гаиләсе тәкъдим итте. 

 


laishevo.tatarstan.ru

Лаеш муниципаль районының «Алтын көз” комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә “Минем гаиләм” темасына рәсемнәр конкурсына йомгак ясадылар.

Конкурста балигъ булмаган 27 бала катнашты. Балалар һәр рәсемгә үзләренең һәм күңелләренең бер өлешен керткәннәр, һәр рәсем индивидуаль һәм үзенчә искитәрлек!

 


laishevo.tatarstan.ru

Стендны яңарттык.


muslumovo.tatarstan.ru

Минзәлә җирле “Ак калфак” оешмасы  республикабызның төрле районнарының, Россиянең башка  төбәкләренең  “Ак калфак” оешмалары вәкилләреннән торган делегациясен Башкортстанга – Шәҗәрә бәйрәменә кунак итеп озатып җибәрде. “Ак калфак” оешмасының Минзәлә бүлеге җитәкчесе буларак, мин дә аларга кушылдым.

Уфа шәһәрендә без  озак тормадык. “Вафа” бизнес үзәге белән танышып, анда  төшке ашны ашаганнан соң, Салават шәһәренә кузгалдык.  Салаватка килеп кергәнче, Стәрлетамак районы Кантюковка авыл борылышында ук чәкчәк, кымызлар тотып, милли киемнәр кигән фольклор ансамбльләр каршы алды.  Татар хатын-кызлары җыены дип аталса да, биредә яшәгән барлык милләт халыклары да үз чыгышларын күрсәтте. Суфия мәчете белән танышканнан соң, без  Юрматы җиренә юл тоттык.


menzelinsk.tatarstan.ru

РФ Дәүләт Советы депутаты Айрат Хайруллин Яңа Чишмәдә гражданнарны кабул итте


novosheshminsk.tatarstan.ru

2 нче июньдә район башлыгы Марат Зиатдинов барлык авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең җитәкчеләрен җыеп язгы-кыр эшләренең тәмамлануы турында утырыш үткәрде.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

1 нче июньдә Түбән Ослан клубында балаларны яклау көненә багышланган “Күңелле эшләр” дип аталган квест-уен үткәрелде. Бу чарага балалар әти-әниләре һәм әбиләре белән килде.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

Минзәләнең “Ак калфак” оешмасының актив әгъзасы Римма Ильяс кызы Хәбирова  Казанга "Ак калфак" оешмасы уздырган  “Аш-су” дип аталган мастер класска барып кайтты.

"Ак калфаклар" белән уздырылган чираттагы семинарда  ул өйрәнгәннәре белән бүлеште. Бергәләшеп  өч өстәлдә гөбәдия пешердек. Әлбә пешерү  серләре  белән таныштык. Бу мастер класста   мәктәп укучылары да, эш яшендәге ханым - туташлар да, пенсия яшендә булганнар да катнашты. Гөбәдия, әлбә, чәкчәк, бәрәңге пәрәмәчләре    белән чәй  өстәле артында киләчәккә планнар  билгеләдек, узган эшләргә анализ ясадык. Киләсе очрашу 22 майда  сәгать   3 тә  “Айсберг” кафесында.


menzelinsk.tatarstan.ru

Олы Бакырчы авылының матур аланлыгында балалар өчен Сабан туе узды.


apastovo.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International