Шул уңайдан Баландыш мәдәният йортында, китапханәче белән берлектә, балалар бакчасына йөрүче нәниләр һәм башлангыч сыйныфларда укучы сәләтле балалар катнашында “Балачакның гүзәл бер мизгеле” дип исемләнгән концерт оештырылды. Балалар җырга, биюгә, нәфис сузгә осталыкларын күрсәттеләр. Аларның матур чыгышларын тамашачы кайнар алкышларга күмде. Ә без исә, талантлы яшьләребез үсүенә куанып аларның әти-әниләренә, тәрбияче апаларына рәхмәтләребезне җиткердек. Ахырдан балалар һәм әти-әниләр белән чәй эчтек.
2 июньдә район Советының кече утырышлар залында районда Татарстан Республикасында дәүләт телләре турындагы закончалыкны тормышка ашыру комиссиясенең, район Советының законлылык, хокук саклау һәм җирле үзидарә, экологик һәм инфраструктур үсеш мәсьәләләре буенча даими комиссияләренең берләштерелгән һәм киңәйтелгән утырышы узды.
Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл балалары белән берлектә спорт площадкада күңелле уеннар, ярышлар уздырдылар.Урам балалар авазыннан гөрләп торды.
Шулай ук 1 июнь көнне күп кенә илләрдә халыкара балаларны яклау көне итеп билгеләнеп үтелә. Шуны истә тотып Максабаш авылы китапханәсендә “Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны” исеме астында, халыкара балаларны яклау көне унаеннан әнгәмә үткәрелде.
Хат ташучылар өчен “урак өсте“ бара – халыкны 2017нче елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугатка яздыруның санаулы көннәре калды.
Иң элек балаларны бәйрәм белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин тәбрикләде. Үзенең чыгышы азагында ул республикакүләм “Алтын каләм” иҗат бәйгесенең район турында җиңүчеләрне бүләкләде. Алар: Алан урта мәктәбенең 9 нчы сыныф укучысы Ленур Гатауллин, Олы Мишә урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Хәбил Сәхәбиев һәм шушы ук мәктәптән 7 нче сыйныф укучысы Айзилә Хәкимовалар. Аларга “Олимп” яшьләр үзәге тарафыннан әзерләнгән Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
2017 елның 1 июнь көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге хезмәткәрләре Халыкара балаларны саклау көненә багышланган бәйрәм чарасын үткәрүгә үз өлешләрен керттеләр.
Бу чарада балалар өчен төрледән-төрле уеннар уйнатылды, кызыклы конкурслар оештырылды.
Сабантуйда бакча балалары, әти-әниләр, авыл кешеләре һәм Казаклар, Олы Кибәхуҗа, Кече Кибәхуҗа авылында яшәүче балалар да катнашты. Сабантуйны үткәрү өчен 31 май көнне авыл эчендә бирнә җыю оештырылган иде. Бирнә бик күп җыелды. Сабантуйның беренче өлеше бакча балаларының чыгышы белән башланып китте. Икенче өлешендә җыелган бүләкләрдән килгән кешеләр арасында лоторея уены уйнатылды. Өченче өлешендә балалар ярышы. Ярышны бакча балалары башлады, мәктәп балалары дәвам итте, әниләр тәмамлады. Уеннардан йомырка кабып йөгерү,“Көнгерә”, шакмак ташу, таяк тартыш уеннары уйнатылды. Бәйрәмгә килгән һәр бала уенда катнашты. Шулай ук бәйрәмгә килгән бер кеше дә бүләксез китмәде. Сабантуй бәйрәмен оештыруда үзләреннән ярдәм күрсәткән авылдашларга , бакча хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт.
Җәлил китапханәсенең балалар бүлегендә Пушкин көненә багышлап “Нинди гаҗәеп бу әкиятләр” исемле әдәби сәгать үткәрелде. Балалар язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, викторина сорауларына бик теләп җавап бирделәр. Александр Сергеевич Пушкинның әсәрләре һаманда үзенә тартып тора, балаларны гаҗәпләндерә, югары хисләр уята.