«Исток-Башлангыч» үзәгендә медицина хезмәткәре тарафыннан “Алкоголизмның кеше организмына тәэсире” дигән темага лекция үткәрелде. Ахырдан әңгәмә оештырылып, белешмәлекләр таратылды.
“Татарстан яшьләре”нең баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиевне дусты, журналист Римзил Вәлиев искә ала.
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Татарстан яшьләре”нең баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев белән бергәләп “Идел” яшьләр журналын башлап җибәргән кеше. “Исмәгыйль минем бик якын кешем. Беркайчан да кызыл сүз сөйләми торган, сәяси уеннарга катнашмый торган натураль кеше иде, - диде Римзил Вәлиев “Татар-информ” хәбәрчесенә дустын искә алып. – Бүген кояш баеганда үзенең Салмачидагы йортында сүнде”.
“Мин аны “гениаль проект” дип кызыктырып “Идел” журналына китердем. Ул журналның җаваплы секретаре буларак, безнең даһи язучыларыбызны тәртипкә сала алды. 1990 елдан бирле “Татарстан яшьләре”н җитәкләде һәм газетаны мөстәкыйль юлдан алып барды. Исмәгыйль эшләгән чорда газета зур тиражларга иреште. Ул бит газета чыгарган акчага үзенең бөтен хезмәткәрләрен фатирлы итте”, - дип соклана Римзил Вәлиев.
“Газетаның бар хикмәте – сыйфатлы, җиңел үзләштерелә торган текстларда. Мәһдичә газета чыгарырга омтылды - газетага куяр әйбере булмаса, Мөхәммәт Мәһдиевне баса иде. “Татарстан яшьләре”ндәге мәзәкләр баганасын ул үзе язып ләззәтләнә иде. Ул мәзәкләрне хәтта татарча белмәгән кешеләр дә укыйлар ид. Исмәгыйль газета белән яшәде һәм китеп тә барды”, - диде Римзил абый.
Римзил Вәлиев быел “Бәллүр каләм”нең гран-приының Исмәгыйль Шәрәфиевка тапшырылуы да бик дөрес адым булуын ассызыклап үтте.
Мәгълүмат өчен. Быел "Татарстан яшьләре" газетасы баш мөхәррире Исмәгыйль Сәлмән улы Шәрәфиев "Бәллүр каләм" премиясенең гран-при иясе булган иде. Аңа "Лада Калина" автомобиле бүләк иттеләр. Исмәгыйль Шәрәфиев үзе бу чарада катнаша алмагынлыктан, бүләкне Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин аның кызы Айгөлгә тапшырды.
Исмәгыйль Шәрәфиевнең соңгы минутлары турында кызы Айгөл сөйләгәннәрне Интертат.ру электрон газетасында укырга мөмкин.
Район һәм шәһәр буенча пенсия фонды идарәсе республика спартакиадасында катнашты. Спортның төрле төрләре буенча шактый гына призлы урын алдылар. Команда зачетында алар – икенче урында. Котлыйбыз!
Татарстан Президенты Указы белән ведомство башлыгы вазифасына Рөстәм Заһидуллин билгеләнде.
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Юстиция министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.
23 июнь көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре Сабантуйга бүләк җыюда катнашты.
Татарстанның Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасының берләштерелгән коллегия утырышы үтте. Анда быелның биш аеның күрсәткечләре әйтеп үтелде. Бу турыды сайтның рус телендәге вариантыннан укыгыз.
Җәйге каникуллар вакытында Лениногорск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мәктәп, спорт-сәламәтләндерү һәм балалар сәламәтләндерү лагерьларында "Мин һөнәрләр дөньясында" дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирүче акция үткәрә.
22 июнь көнне Сарман районы Үрнәк авылында район үзешчән сәнгать осталарының "Җырлап торган чагы күңелнең" дип исемләнгән чираттагы концерты булып узды. Матур җырлар, дәртле биюләр тамашачылар күңеленә хуш килде, көчле алкышларга күмелде. Югары Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Камалетдинов Илсур Наил улы артистларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, аларга ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар теләде.
Кичә, 22 июнь көнне, Сарманның үзәк Ял паркында асфальтта Сарман гимназиясе һәм Сарман сәнгать мәктәбе Хәтер һәм кайгы көненә багышланган рәсемнәр конкурсы үткәрделәр.
Шушы көннәрдә "Россия пенсионерлар союзының иң яхшы бүлекчәсе” республика конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды, урын алучылар арасында безнекеләр дә бар.