ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Менә 4 ел инде Апас “Туган төбәк” үзәк музеенда һәр айның соңгы пәнҗешәмбесендә 14 яше тулган яшүсмерләрне кунакка чакыралар. 


apastovo.tatarstan.ru

«Ребёнок в мире прав» - «Бала хокук даирәсендә» республика видеороликлар бәйгесе беренче тапкыр 2014 елда Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы буенча оештырыла. 


almetyevsk.tatarstan.ru

29 августта Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында уздырылган сморт-бәйгенең җиңүчеләренә җиңел машина ачкычлары тапшырды.


sarmanovo.tatarstan.ru

 Үзен гомер бәйрәме - юбилее белән тәбрикләргә килүчеләрне әле дә җетелеген югалтмаган зәңгәр күзләрен, йөзендәге һәр җыерчыгын балкытып, елмаеп каршы алды ул. Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, җылы теләкләрен юллап, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды үзенә. 

 


kaybici.tatarstan.ru

5 сентябрь көненә район басу кырларында эшләүче механизаторларның эш күрсәткечләре.


saby.tatarstan.ru

Узган ялларда рәхәтләнеп бәрәңге алдык. Көннәр дә бик матур, уңыш та искиткеч булды. Күптән мондый уңыш күргән юк иде. Арулар да кичен телең йотарлык тәмле боламык ашаганда юкка чыкты.


arsk.tatarstan.ru

Беренче сентябрь алдыннан һәркем балалар бәхетенә бу көн матур булса иде, дип теләде. Бергәләп теләгән теләкләр рас килә ул. Нинди генә көн әле! Балалар, укытучылар, ата–аналар белән, гүя, табигать тә сөенә иде.


arsk.tatarstan.ru

Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Матурлык һәм шатлык көне” узды. Бу мизгелләрне балаларга һәм аларның әти-әниләренә чараны оештыручылар — Арча районы буенча “Гаилә канаты астында” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зилә Мортазина һәм быел район данын яклап “Нечкәбил”дә катнашучы Раушания Закирова бүләк итте.


arsk.tatarstan.ru

31 августта Иске Муй авылында мәчет ачу тантанасы булды. Бу уңайдан мәчет янәшәсендә зур бәйрәм үткәрелде. Анда авылның бар халкы – өлкәннәрдән тыш баласы–чагасы, яше–карты җыелган, читтә яшәүчеләр дә кайткан иде. Шунда ук өстәл әзерләгәннәр, казанда пылау пешә. Ничек инде шундый зур чараны бөтен авыл белән билгеләп үтмисең!


arsk.tatarstan.ru

Арча үзәгендә “Арча кичләре” булды. Арчалар ул көнне Шәһәр һәм Республика көнен билгеләп үтте.


arsk.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International