Район хуҗалыкларында бүген – көзге мәшәкатьләр.
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Шул уңайдан Максабаш башлангыч мәктәбе укучылары тырышлыгы белән Өлкәннәр көне уздырылды. Өлкәннәребез концерт карап, ,бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп өйләренә күтәренке кәеф белән таралдылар.
30 сентябрь көнне «Казан» агросәнәгать паркында белем бирү учреҗденияләренең ярминкәсе узды. Ярминкәдә Баландыш төп мәктәбенең укытучылары да актив катнашып, үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим иттеләр. Ярмикәдән бер кеше дә буш кул белән кайтмады.
Шәһәр халкына авыл хуҗалыгы продукциясе, мәктәп укучылары һәм студентлар ясаган көнкүреш предметлары, кулинар эшләнмәләр, кул эшләре тәкъдим ителде.
Семинарны “Татарстанның аграр яшьләре” иҗтимаги Төбәк оешмасы җитәкчесе Сабирҗанова И.И. ачып җибәрде. Ул “Агрокласс” проектының эшчәнлеге белән таныштырды.Һөнәри яраклашу эшен җитәкләүче укытучылар һәм тәрбиячеләр көн дәвамында квалификацияле педагоглардан тренинглар алдылар. Аларга үзләренең эшләрендә нинди уеннарны кулланырга кирәклеген шушы проектының җитәкчесе Бабаева Э.А. аңлатты.
Өлкәннәр ункөнлеге ачылу уңаеннан 2 октябрь көнне Арча район мәдәният йортында “Җидегән чишмә” халык театры Илгиз Зәйни әсәре буенча “Китмәгез сандугач” спектаклен күрсәтте.
29 сентябрь көнне Баландыш төп мәктәбендә өлкәннәр көненә багышланган “Рәхмәтебез Сезгә чиксез!” исемле кичә үткәрелде. Кичәгэ өлкән яшьтәге укытучылар, хезмәткәрләр, тәрбиячеләр чакырылды. Укучылар үз көчләре белән әзерләгән концерт программасы кызыклы булды. Кичә ахырында кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
28 сентябрь көнне Баландыш төп мәктәбенең укучылары һәм укытучылары “Мәрхәмәтлелек ярминкәсе” оештырдылар. Алар үзләре ясаган кул эшләрен, төрле кайнатмалар һәм кондитер әйберләрен саттылар. Авыл халкы бу ярминкәдә бик актив катнашты. Барлык җыелган акчалар Иске Җөри авылында урнашкан интернат- өйгә тапшырылачак.