ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

"Карлыгач" балалар бакчасы икенче кечкенәләр төркеме балалары, режим моментларында кинетик ком белән уйнарга яраталар. Мондый уеннар баланың кул моторикасын, иҗади күзаллавын үстерә.

 

 

muslumovo.tatarstan.ru

Сонгы коннэрдэ Саклаубаш, Иске Кэшер хэм Иске Минзэлэбаш гомум белем биру мэктэплэренен  башлангыч сыйныф укучыларына  юл йору кагыйдэлэрен ойрэткэн «Дозорные дорог» исемле ведиоролик , э югары сыйныф укучыларына  «Айсылу» исемле татарча нэфис фильм курсэтелде.  

Буген, «Сарман» кинотеатрында Сарман №1 урта гомум белем биру мэктэбенен 7,10 сыйныф укучыларына «Айсылу» нэфис фильмы курсэтелде.

 


sarmanovo.tatarstan.ru

Эш тәҗрибәсен уртаклашу максаты белән, Кукмара муниципаль районы делегациясе Мөслим авылының “Күбәләк”, “Кояшкай”, “Миләшкәй” балалар бакчаларының эшчәнлеге белән таныштылар.

 

muslumovo.tatarstan.ru

Сентябрьның соңгы көннәрендә ГАҖ "Татнефть" спорткомплексында сәламәт яшәү рәвеше бәйрәмен ачу тантанасына сәламәтлек саклау хезмәткәрләре җыелган иде. 29 сентябрь көнне биредә сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең "Здоровье" дигән XIV Спартакиадасы ачылды. 

 

 


almetyevsk.tatarstan.ru

Безнең районнан өч проект ярдәм алачак


pestreci.tatarstan.ru

“Пенсиягә чыккач, күптәнге хыялларым тормышка ашты”


pestreci.tatarstan.ru

30 сентябрь көнне Кайбыч районының Олы Кайбыч, Федоровское, Олы Подберезье, Чүти, Иске Тәрбит һәм Хуҗа Хәсән урта мәктәпләре “Казан” агросәнәгать паркында уздырылган Татарстанның муниципаль районнары һәм белем бирү оешмаларының, ел саен уздырылып, инде күркәм традициягә әверелгән авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.


kaybici.tatarstan.ru

Чура авылы китапханәчесе 2-4класс укучылары өчен “Алтын көз” дип исемләнгән бәйрәм үткәрде. Әлеге  чарага килгән балаларны Сөмбелә бәйрәме белән котлады, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырып, китап күргәзмәсе янында әңгәмә үткәрде. Укучылар төрле конкурсларда бик теләп катнаштылар: табышмакларга җавап эзләделәр, яшелчәләргә презентация ясадылар, көз турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. 


kukmor.tatarstan.ru
Мөслим сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укытучысы Эльмира Галиева “Төсләрне аеру. Төп өч төс” дигән темага ачык дәрес үткәрде

muslumovo.tatarstan.ru

Кукмара мәдрәсәсендә кичке бүлек шәкертләренең гомуми җыелышы үткәрелде. Бу хакта “ДУМ РТ” сайты яза. Җыелыш башында укучылар алдында район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев “Дини гыйлем алуның фазыйләтләре” дигән темага вәгазь сөйләде.


kukmor.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International