Россиянең Пенсия фонды пенсия тупланмаларын күчерү буенча электрон гаризаларны тикшерә.
Самара өлкәсенең Кинель Черкасск авылында ил буенча авыл укучылары арасында шахмат ярышлары уздыру традициягә әйләнгән инде. Быел ул 28 сентябрь-4 октябрь көннәрендә XV мәртәбә оештырылды. Бөтен Россия күләмендә узучы турнирга 19 өлкәдән 30 команда, 198 шахматчы җыелган. Актаныш шахмат мәктәбеннән дә остазлар Фәһим Галимов һәм Илдар Имамов җитәкчелегендә 12 укучы турнирда катнашып, матур нәтиҗәләр белән кайттылар.
Кайбыч районының “Салават күпере” спрот һәм сәламәтләндерү комплексында пенсионерлар катнашында спартакиада узды. Биредә районның 11 авыл җирлегеннән өлкәннәр көч сынашты. Алар өчен бу көнне шахмат, шашка, шулай ук йөзү буенча ярышлар оештырылды.
Ташкичү авыл җирлеге составына кергән кече торак пунктлар, үзәк авылдан ераграк урнашу сәбәпле, бәйрәм чараларында бик катнаша алмый.
5 октябрь көнне Борнак авыл китапханәсендә өлкәннәр һәм укучылар катнашында “Өлкәннәргә кадер һәм хөрмәт”исемле очрашу кичәсе үткәрелде.Өлкәннәр үзләренең хәтирәләрен искә төшерделәр.Укучылар өлкәннәргә бик матур итеп шигырьләрен сөйләделәр.Очрашу бик җанлы үтте.
Үзәк китапханәдә, Өлкәннәр көне уңаеннан, чәй табыны әзерләнде. Озак еллар китапханәдә эшләп чыккан пенсионерлар чакырылды.
2017 елның 5 октябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында грантлар алыр өчен оештырылган конкурста грант проектлар яклау булды