ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бәйрәмдә  балалар кызыклы уеннар, матур җыр һәм биюләр, матур шигырьләр башкарды. 


tulachi.tatarstan.ru

23 нче октябрь  көнне район мәгариф бүлегендә бакча мөдирләре өчен семинар узды. Семинарда сүз белем бирү учреждениеләрендә  хезмәтне саклау өлкәсендә контроль оештыру турында  булды. Семинарны район мәгариф бүлеге белгече  Нигематзянова Г.З үткәрде.


tulachi.tatarstan.ru

Бу конкурста безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче ике бала да катнашты. Алар бу конкурста зур уңышка ирешеп 1 нче урынны яуладылар. Җитәкчеләре Шаипова Р.И. Балаларны һәм аларның җитәкчесен чын күңелдән котлыйбыз.


tulachi.tatarstan.ru

Общие вопросы по имущественным налогам физических лиц


novosheshminsk.tatarstan.ru

"Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Бөгелмә шәһәре мэры ярминкә бәяләрен җентекләп күзәтеп торырга кушты.


bugulma.tatarstan.ru

2017 елның 27 октябрь конендә Балтач районы ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган яшь гражданнарыбызга иң мөһим документ- паспорт бирү тантанасы булып узды.


baltasi.tatarstan.ru

Налоглар, льготалар, социаль яклау – бүгенге көндә барлык кешеләрне кызыксындырган сораулар.

Шармыш авыл китапханәчесе шундый сорауларны күз уңында тотып, өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашулар уздырды. Аларга өйдән чыкмыйча гына, дәүләт хезмәте порталыннан барлык төр түләүләрне, гаризалар язып булганлыгын әйтеп узды.


tulachi.tatarstan.ru

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә  укучыларда туган як табигатенә мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек,хезмәт кешесенә хөрмәт, дуслык,үзара ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү  максатыннан  октябрь ахырында һәр елдагыча,  "Уңыш бәйрәме" кичәләре үткәрелде.Бәйрәмдә һәр укучы актив катнашты.Күңелле уеннар, җыр - биюләр, көзге уңыштан ясалган күргәзмә бәйрәмнең күрке булды.


tulachi.tatarstan.ru

20 октябрьдә Максабаш башлангыч мәктәбендә, балаларда пешекче хезмәтенә ихтирам тәрбияләү максатыннан, һәркемнең күңеленә якын булган зур бәйрәмне билгеләп үттек, бу - пешекчеләр һәм кондитерлар көне иде. Барыбызның да иң яраткан урыны, мөгаен, ашханәдер. Иң элек укучылар безне һәр көнне якты йөз белән, елмаеп каршы алучы, тәмле-тәмле ашлары белән сыйлаучы пешекчебез Нурҗиһан апаны һөнәри бәйрәме белән котладылар, аңа тәмле ашлар пешергәне өчен үзләренең рәхмәтләрен әйттеләр. Аннары пешекче апалары аларга туклану режимы , һәр төр ашка туры килүче ризыклар, аларның сәламәтлеккә тәэсире турында сөйләде.

Көннәрегез үтсен шатлык белән, елмаерга сәбәп булып торсын, тормышлардан гел канәгать булып, өстәлләрдә ризык тулып торсын!


tulachi.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International