ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2017 ел
якшәмбе

Әлмәт муниципаль районының  34 авыл җирлегендә урнашкан 47  сайлау участогында  бүген үзара салым кертү буенча  референдумнар уза.  Район буенча тавыш бирү хокукына ия булучылар саны 24754  кеше.  Үзара салым кертүдән тупланган средстволар, нигездә,  юллар ремонтлауга, су , ут  линияләрен  яңартуга,  зиратлар, чишмәләрне  төзекләндерүгә   юнәлдерелә.


almetyevsk.tatarstan.ru

Буген 19 ноябрь, 7.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр Актаныш муниципаль район авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдум үтте. Үзара салым – җирлек проблемаларын хәл итү өчен халыктан елына бер тапкыр җыела торган акча.


aktanysh.tatarstan.ru

19 ноябрьдә Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев «Iida Sangyo» япон компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Лаеш районына вәкиллекле делегация килде: компания президенты Масаши Каней һәм тәэмин итү департаменты директоры Татсуйа Окава. Алар бизнес алып бару өчен мәйданчыклар белән таныштылар һәм район башлыгы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек мәсьәләләрен карап тикшерделәр. Компания ТР Лаеш районында үз җитештерүен урнаштырырга планлаштыра.


laishevo.tatarstan.ru

Бүген, 19 ноябрь көнне  Әлмәт  муниципаль районында үзара салым  кертү буенча  референдум  уза.  Референдумда 34  авыл җирлеге,  тавыш бирү хокукына ия  24754  кеше  катнаша. Тавыш бирүләрне 257  җирле сайлау  комиссиясе  әгъзалары оештыра.   Район башлыгы  тавыш бирүдә катнашып  үзара салым кертүгә карата үзенең мөнәсәбәтен белдерде.  Айрат Хәйруллин  Яңа Никольский авылы җирлегендә урнашкан  857 нче сайлау участогында  тавыш бирде.


almetyevsk.tatarstan.ru

Бүген Кайбыч муниципаль районының барлык 17 авыл җирлегендә дә гражданнардан үзара салым җыю буенча җирле референдумнар уздырыла.


kaybici.tatarstan.ru

Бүген иртә белән Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Бәрлебашы авылының сайлау участогына килде.


kaybici.tatarstan.ru

Бүген Әгерҗе шәһәрендә һәм авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдум үткәрелә. Сайлау участоклары иртәнге сәгать 7дән кичке сәгать 8гә кадәрэшли.

 


agryz.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International