ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2017 ел
шимбә

24 Ноябрь көнне Көек авылы китапханәсендә әниләр көненә багышлап “Айсылу” кинофильмын күрсәтеп, әлеге фильмының төп героинясы якташыбыз Гөлназ Галимуллина белән очрашу үткәрдек. Хатын-кыз язмышының, алай гына да түгел, гарип кызның тормышын чагылдырган әлеге фильм Көеклеләргә бик ошады. Бик җанлы, оешкан төстә барган әңгәмәләрдән соң, чара чәй өстәле белән тәмамланды.


baltasi.tatarstan.ru

Ноябрь аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 30 сабый теркәлде: 19-малай һәм 11 кыз. Шуларның 6 гаиләдә беренче бала, 12 – икенче, 6 - өченче, 4-дүртенче, 1- бишенче, 1- алтынчы бала булып туган.


bavly.tatarstan.ru

Бүген Казанда ачираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

Бүген Казанда Соөиалҗ ориентир тоткан оешмаларның 4 нче форумы булып узды.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

Быел "Студент-шоу" фестивалендә 9 команда катнашты: "Политех" - Әлмәт политехник техникумы, "Тет-а-тет" - ӘДМХИ, "Своя атмосфера" - Әлмәт медицина көллияте, "Всё свои" - КИУ, "ХЛЕБ" - Әлмәт политехник техникумы, "Сборная ТИСБИ" - "ТИСБИ" идарә университетының Әлмәт филиалы, "АПК" - Әлмәт һөнәри көллияте, "С АГНИ" – Әлмәт нефть институты. Кунак буларак Лениногорск нефть техникумыннан "Smile" командасы кабул ителде. 


almetyevsk.tatarstan.ru

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек һәм уздыру чорында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.


almetyevsk.tatarstan.ru

ТР  Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә,  3 декабрь көнне, болытлы һава торышы көтелә. Кар, юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр, урыны белән бозлы яңгыр һәм яңгыр. Кайбер районнарда буран, бозлавык.


almetyevsk.tatarstan.ru

Хөрмәтле юристлар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Җымгыятьтә юрист һөнәре аеруча таләп ителгән һәм хөрмәтле һөнәрләргә карый. Бүгенге көндә хокукый ярдәмнән башка тормышның бер генә өлкәсе дә эшли алмый.


kamskoye-ustye.tatarstan.ru

Мәгълүм булганча, Берләшкән Милләтләр ассамблеясы 1992 елда 3 декабрьне Халыкара инвалидлар көне дип игълан итте. Әлеге бәйрәмне физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр көтеп ала. Бу алар өчен аралашу, күңел ачу, үзләрен күрсәтү чарасы да. 


almetyevsk.tatarstan.ru

1 декабрь көнне ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат гирфанов рәислеге астында Әлмәт муниципаль районының террорга каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия эшендә комиссия, хокук саклау органнары, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениелары, шәһәр һәм район предприятиелары һәм оешмалары әгъзалары, авыл хуҗалыклары башлыклары катнашты.


almetyevsk.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International