Бөгелмәдә теге яки бу территорияне кардан чистарту сораулары буенча кайнар линия эшли. Сез үзегезнең гозерегезне "БулгарСтройКомплект" ҖЧҖ диспетчер хезмәтенә шалтыратып белдерә аласыз. Тел: 7-03-04.
РФ Президентының 2013 нче елның 26 нчы апрелендә чыккан Пр – 936 нчы номерлы күрсәтмәсе нигезендә12 нче декабрьдә сәгать 12.00 дән 20.00 гә кадәр Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне уздырыла.
1996 елдан Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясы тарафыннан 7 декабрь рәсми рәвештә Халыкара гражданнар авиациясе көне буларак билгеләп үтелә башлый.Әлеге дата Халыкара гражданлык авиациясе Конвенциясе кабул ителүгә 50 ел тулу уңаеннан рәсмиләштерелә. Күпъеллык тарихы булган оешма халыкара гражданлык авиациясе нормалары үтәлешен, аларның нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү белән шөгыльләнә. Россиядә гражданлык авиациясе беренче тапкыр совет чорларында барлыкка килә. 1923 елда Мәскәүдә беренче тапкыр 420 км озынлыктагы Мәскәү-Түбән Новгород һава юлы ачыла. Күкләребез аяз булсын! Һава юлларыннан исән-имин, бәла-казаларсыз үтәргә язсын!
Татарстан Росреестры чираттагы видио кабул итү уздырды
Бөек Октябрь революциясенең 100 еллыгына карата Чепья балалар китапханәсендә "Октябрь 17го года. Как это было?" китап күргәзмәсе ясалып куелды. Урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылар өчен күргәзмә янында китапларга күзәтү үткәрелде.
Казен Кремлендә үткән “Коррупөиягә каршы көрәш” темасына иҗади эшләр конкурсы йомгакларына багышланган тантанага безнең районнан да Шайдуллин Айрат һәм Костакова Яна барды.
Мортазин Фәрхәт Әсхәт улы
«Балкыш» тернәкләндерү бүлегендә “Инвалидлар ункөнлеге” уңаеннан төрле чоралар уздырылды.
Декабрьнең береннән Россиянең һәр шәһәрендә инвалидлар декадасы старт алды. Бу вакыт эчендә Бөгелмәдә дә физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларына игътибарны юнәлтүгә багышланган күптөрле чаралар уздыру каралган.
12 нче декабрьдә сәгать 10.00 да “Бердәм Россия” политик партиясе приемныенда ТР Дәүләт Советы Комитеты рәисенең социаль политика буенча урынбасары Татьяна Водопьянова гражданнарны кабул итә.