ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Казан шәһәренең 15нче балалар сәнгать мәктәбендә«Симфония талантов» Бөтенроссия классик музыка сәнгате фестиваль-конкурсы утте. Әлеге конкурста Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары катнашты. (Мәдәният бүлеге)


saby.tatarstan.ru

Бүген, 18 нче декабрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов район Советы һәм Башкарма комитеты җитәкчеләре урынбасарлары белән иртәнге утырыш үткәрде.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

Район прокуратурасы Макыл авылында яшәүче 45 яшьлек Айрат Хөснетдиновка карата җинаять эше ачты. Ул . 1 ст.157 УК РФ буенча балигъ булмаган баласына күп еллардан бирле алимент түләмәве өчен гаепләнә. Ул сумма инде 674423 сумга күтәрелгән.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

Бүген “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлегендә “Ел лидеры – 2017” бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.


bugulma.tatarstan.ru

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров, шәһәр һәм район җитәкче органнары вәкилләре, районыбызда зур урын алып торучы предприятие, бюджет сферасы оешмалары җитәкчеләре Татарстан Республикасының төрле төбәкләреннән җыелган журналистлар алдында еллык үсеш нәтиҗәләренә йомгак ясады.


bugulma.tatarstan.ru

Юбилеен Бөек Ватан сугышы ветераны Әнәс Мөхәмәдиев билгеләп үтте.


bugulma.tatarstan.ru

Әлмәт муниципаль районында Яңа ел чараларын үткәрүгә әзерлек урында мәгълүмат белән мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Пайдуллина чыгыш ясады. - Бу ел безнең халыкка тагын да күбрәк сюрпризлар бүләк итәчәк. Ноябрьдан бирле шәһәрне Яңа елга бизәү буенча эшләр алып барыла. Урамнар яңа яктырту объектлары һәм арт объектлар белән бизәләчәк. План буенча барлык эшләр 25 декабрьгә кадәр тәмамланачак. Төп Яңа ел чаралары Нефтьчеләр мәйданында узачак. 


almetyevsk.tatarstan.ru

23 декабрьдә Лениногорскида  чаңгы ярышлары узачак.

 


leninogorsk.tatarstan.ru

Әлмәтнең 3 нче поликлиникасы вакытлыча эшчәнлеген туктатып тора. Бу капиталь ремонт һәм электр челтәрләрен, коммуникацияләрне тоташтыру белән бәйле. 21 декабрьдә 7.00-19.00 сәгатьләрдә, 22 декабрьдә 7.00-14.00 сәгатьләрдә учреждение авыруларны кабул итә алмаячак. Алдан ук бу көннәргә поликлиникага язылган әлмәтлеләрне биредә 23 декабрьдә көтеп калалар. Медицина учреждениесе җитәкчелеге тудырылган уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.


almetyevsk.tatarstan.ru

16 декабрь көнне Казан шәһәрендә “Возрождение” дип аталган II Халыкара вокал конкурсы узды.


kaybici.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International