ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2018 ел
җомга

27 гыйнварда Казанбашта гомер итүче Исмәгыйлева Маэва Хаҗи кызы 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Аны бәйрәме белән котлап район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Миләүшә Фәттахова, Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Илгиз Камалетдинов килде, Миләүшә Фәттахова Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды.


arsk.tatarstan.ru

30 гыйнвар көнне Хуҗа Хәсән урта мәктәбенең яшь армиячеләре беренче медицина ярдәме күрсәтү дәресләре алды.


kaybici.tatarstan.ru

27 гыйнварда КПРФның Арча райкомында чираттагы җыелыш булды. Анда Бөек Октябрь Социалистик революциясенең 100 еллыгы турында сөйләшү һәм зур вакыйга – совет чорында намуслы хезмәтләре белән илебезнең алга китүе өчен көч куйган мөхтәрәм кешеләр медальләргә ия булды. 


arsk.tatarstan.ru

Мөслим лицеенда студентлар белән очрашу кичәсе булып үтте. Әлеге очрашуда төрле  елларда мәктәпне  тәмамлап, бүгенге көндә югары уку йортларында  белем алучы студентлар катнашты.  Очрашуны оештыруның төп максаты-яшьләребезнең бердәмлеген булдыру. Алар үзләре укыган югары уку йортлары белән таныштырдылар, югары сыйныф укучыларына киңәш , тәкъдимнәрен җиткерделәр. Студентлар укучыларны   яшьләргә кагылышлы республика программалары белән таныштырдылар. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды, студентларыбыз уеннарда бик теләп катнашты. Концерттан соң, яшьләр кичке дискотекада күңел ачты.


muslumovo.tatarstan.ru

1 февраль көнне район Советының утырышлар залында  Өченче чакырылыш «Балтач шәһәр тибындагы поселок» муниципаль берәмлеге Советының унбишенче  утырышы булды. Утырышны Балтач шәһәр җирлеге Советы башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды.


baltasi.tatarstan.ru

 Алексеевск  муниципаль  районы башлыгының Мактау грамотасы белән

Фәрхетдинова Ландыш  Васил кызы бүләкләнде.

  «Яшьлек» даруханәсе мөдирәсе  әлеге бүләккә сәламәтлек саклау системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан лаек булды.


alekseevskiy.tatarstan.ru

Мишә авыл җирлегендә спортны үстерүгә зур игътибар бирелә.


saby.tatarstan.ru

Буа шәһәрендә яшәүче Гөлфруз апа Габитова иңнәрендә ил белән килгән авырлыкны – ачлык-ялангачлык, сугыш михнәтләрен  күтәргән буыннан. Әмма аның өлешенә аннан битәр газаплар да күп тигән шул.


buinsk.tatarstan.ru

 “Ләйсән”  Лесхоз балалар бакчасында "Адымнар нык, юллар имин булсын!!!"  исеме астында юл йөрү куркынычсызлыгы уңаеннан чара булып узды.


saby.tatarstan.ru

Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә “Ленинград блокадасы” темасына класстан тыш чаралар үткәрелде.


kaybici.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International