ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2018 ел
җомга

Бүген район башлыгы урынбасары Сергей Осянин авыл җирлекләре башлыклары белән утырыш уздырды.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

Һәр пәнҗешәмбе көнне интернатта яшәүчеләр белән ислам дәресләре алып баралар.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

ТР авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда савым сыеры тотучы гаиләләргә ЛКХ тагын биреләчәге ачыкланды.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

2 нче февральдә Югары Ослан мәктәбендә Сталинград сугышы бетүгә 75 ел тулуга (17 июль 1942-2 февраль 1943 г.), багышланган тантаналы кичә булып узды.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

Урта Йорткүл авылы Мәдәният йортында “Яулыгым – йөз байлыгым” дип исемләнгән тематик кичә үткәрдек.
Кичә барышында тарих битләренә күз салдык, бүгенгебезне барладык, хатын-кыз күрке булган яулыклар турында сөйләштек.
Элек-электән үк шәл-яулык хатын-кызлар тарафыннан иң яратып кабул ителә торган бүләк булган. Егет яраткан кызына яулык бүләк иткән. Шәһәрдән килгән кунак, базардан кайткан крестьян, солдат хезмәтен тутырып кайтучы егетләр иң кадерле кешеләренә бүләк итеп яулык алып кайта торган булганнар. Моның белән алар үзләренең ихтирамын, яратуларын аңлатырга теләгәннәр. Ә ул яулыклар иң кадерле бүләк буларак сандык эчләрендә сакланган.


spasskiy.tatarstan.ru

Бүген Татар Борнашы авылының Тамара Ивановна һәм Валентин Алексеевич Арефьевларның бриллиант – зөбәрҗәт юбилейларын билгеләп үттеләр.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

Эш бар һәм булачак: Мамадыш студентлары район башлыгы белән ачыктан-ачык сөйләштеләр. Узган җомгада район мәдәният йортында район башлыгы Анатолий Ивановның студентлар белән очрашу кичәсендә аншлаг иде. Мондый чара беренче тапкыр гына узмый инде. 


mamadysh.tatarstan.ru

Китапханәче катнашучыларны язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, китапларына күзәтү ясады. Әдипнең иҗатын иң яхшы белүче исеменә ике команда көч сынашты. Нәтиҗәдә, ике команда да тигез баллар алып, җиңүче булдылар.


bavly.tatarstan.ru

Бүген - 2 февраль көнне  район башкарма комитеты җитәкчелеге Екатеринбургта Россия беренчелегенә узган кул көрәше ярышында районыбыз данын яклап, зур җиңүләр яулап кайткан көчле беләкле егет-кызларын каршы алды. 
 


baltasi.tatarstan.ru

Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада узачак


menzelinsk.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International