ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2018 ел
җомга

2 февраль көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә “Сильные духом” акциясе кысаларында батырлык дәресе булып узды. Дәрескә 2Б һәм 3В сыйныфы укучылары (укытучылары Галиева Н.М һәм Шарипова Л.Р җитәкчелегендә) килде. Укучыларыбыз кичә башында китапханәбез фондында булган герой-пионерларга, партизаннарга, разведчикларга  багышланган китаплар белән таныштылар, шигырьләр,  хикәяләр укыдылар.Батырлык дәресе “Легенда о старом маяке” исемле мультфильм карау белән тәмамланды.


baltasi.tatarstan.ru

Россиянең Европа территориясенә күчүе сәбәпле, 4-5 февраль көннәрендә Татарстан Республикасында һава торышының һәм юл шартларының начараюы көтелә.


bugulma.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы җыелма командасы составында “Теләче” спорт мәктәбе тренеры Кыямов Айрат җитәкчелегендә Баландыштан Фәсхиев Салават һәм Теләчедән Фәттахова Раиля чыгыш ясады.


tulachi.tatarstan.ru
Сталинград сугышында Җиңүгә 75 ел тулу һәм эзтабарлар хәрәкәте оешуга 50 ел тулу уңаеннан 1 февральдән Татарстан Республикасы буенча “Хәтер маршы – 2018” старт алды. Шул уңайдан бүген Зәйнең “Гвардия” һәм “Форпост” эзтабарлар отрядлары активистлары , шәһәрнең 3нче һәм 4нче мәктәп укучылары митингта катнашып, Азатлык китерүче солдат һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

zainsk.tatarstan.ru

Татарча көрәш буенча ярышлар була


kukmor.tatarstan.ru

Һәр атнаның пәнҗешәмбесендә “Ахирәтләр” китапханәгә җыела. Бу берләшмә халкыбызның милли йолаларын кире кайтару, гореф гадәтләрен балаларга тапшыру өстендә эшли. Шулай ук киңәш – табыш, сәламәтлек темалары да читтә  калмый. Китапханәгә килгән газет – җурналлар, китаплар белән дә даими танышып барабыз. Күңелле әңгәмәләр корабыз. Бергәләп кул эшләре эшлибез. Бүгенге очрашуыбызда берләшмә әгъзасы Гөлчирә Әскәрованың туган көнен билгеләп үттек.


tulachi.tatarstan.ru

Патриотик айлык кысаларында Алан  урта  гомумбелем бирү мәктәбенең    6  сыйныф  укучылары   2 февральдә  мәктәпнең туган якны өйрәнү  музеена  экскурсия ясадылар, музей экспонатлары белән таныштылар, сугыштан кайткан өчпочмаклы хатларны игътибар белән укыдылар. Мәктәп музее укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли.  Халкыбызның үткәненә, сугыш һәм тыл ветераннарына карата хөрмәт уята. 


tulachi.tatarstan.ru

2 февраль көнне Теләче үзәк китапханәсендә, язучы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фатих Хөснинең тууына 110 ел тулу уңаеннан “Әдәбиятыбыз күгендә үз йолдызыбыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды, буклет эшләнде, презентация ясалды. Күргәзмәдә авторның китапханә фондында булган әсәрләре, язган хатлары тәкъдим ителде. Әлеге күргәзмә китап укучыларны  язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштыра.


tulachi.tatarstan.ru

28 нче гыйнварь көнне Курсабаш мәдәният йортында Эзмә мәдәният йорты "Моң" халык театры коллективы Х.Ибраһим һәм Р. Сәгъдинең "Кияү абый" дип исемләнгән музыкаль комедиясен сәхнәләштерде.  «Курсабаш авыл жирлеге».


saby.tatarstan.ru

Мастер-класста район мәктәпләре укучылары,балалар бакчалары балалары һәм балалар иҗат үзәге һәм музыка мәктәбе балалары катнашты. Фестивальнең төп 3 номинациясе -  вокал, хореография һәм конферанс буенча аларга башкаладан килгән педагоглар белем бирде. Актерлык осталыгы, вокал, конферанс буенча тренингны “Созвездие-Йолдызлык” фестивалененең продюссеры Дмитрий Туманов уздырды, вокал буенча дәресне Мәскәү кунагы, җырчы һәм артист Алина Ивах бирде, хореография серләренә Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле балетмейстеры Райлә Гарипова төшендерде,  “Созвездие-Йолдызлык” фестивале җитәкчесе урынбасары Айдар Гайнетдинов исә яңа сезонның үзгәрешләре белән таныштырды.


tulachi.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International