Безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да әлеге проект кысаларында уздырылган олимпиадада катнаштылар. Әйләнә- тирә мөхитне саклау тармагында катнашып 1 бала беренче урынга лаек булып медаль белән, ә 3 бала муниципаль дәрәҗәдә җиңүче исеменә лаек булып истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Барлык катнашучылр да оештыручылар тарафыннан җибәрелгән дипломнар алдылар. Алга таба да балаларыбызга зур уңышлар, биек үрләр телибез!
Балтач бистәсенең "Факел" яшүсмерләр клубында "Форпост" үзәгенә йөрүче укучы балалар актив рәвештә спорт күнекмәләре белән шөгыльләнәләр. Менә шундый чараның чираттагысы 1 февраль көнне булды. 20ләп бала төрле хәрәкәтләр, күнекмәләр белән үзләренең сәламәтлекләрен ныгыттылар. Яшүсемрләре арасындагы мондый төр чаралар патриотик тәрбия бирү, ихтыяр көче һәм спортка карата мәхәббәт тәрбияләү, үзара дустанә мөнәсәбәт урнаштыру максатларыннан уздырыла.
Яңа кайткан китапларга информацияләр бирелде, укылган китаплары алыштырылды.
Бүген район башлыгы Михаил Афанасьев авыл җирлекләрендә булды. Аерым алганда, ул Татар Янтыгы, Мирәтәк Һәм Чирпы авылларына барды. Татар Янтыгында район башлыгы эшмәкәр Константин Андрияшин эшчәнлеге белән танышты. Эшмәкәр агач аслыклар эшли. Аның сүзләре буенча, эшчеләр бер көндә 200 берәмлек продукция җитештерәләр. Аларның һәркайсын 200 сумнан саталар. Предприятиедә 10 кеше эшкә урнаштырылган. Михаил Афанасьев эшмәкәрнең инициативасын хуплады һәм яңа проектка уңышлар теләде.
Китап укучылар балалар язучысының иҗаты белән таныштылар, аның кызыклы шигырьләрен тыңладылар. Мондый чаралар үткәрү балаларның бер – берсе белән аралашуына һәм аларның фикерләү сәләтен үстерергә булыша.
1 нче февраль көнне Югары Утар балалар йортында “Кышкы Олимпиада” дигэн исем астында күңелле старт бәйгесе үткәрелде. Чараны тәрбияче Хабибуллина Г. оештырды.
29 нчы гыйнварда Теләче урта мәктәбе укытучысы З.Т. Мухаметгалиева “ Ел укытучысы -2018” республика конкурсының зона турында катнашты. Конкурска Арча, Балтач, Кукмара, Теләче, Әтнә районнарыннан укытучылар җыелган иде. Укытучылар дәресләрдә һәм мастер – классларда үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.Бу конкурс укытучыларга яңа педагогик алымнар табарга һәм иҗади үсешләренә ярдәм итә.
Әлеге стажировка Арча укучылар сараенда уздырылды. Эш өч направленность буенча барды.
Олимпиадаларның төп максаты һәм бурычлары − укучыларда танып-белү эшчәнлегенә кызыксыну уяту, сәләтле һәм талантлы балаларны ачыклау. Олимпиада да катнашкан балалар диплом, медаль, истәлекле бүләк белән бүләкләнде.
Мэдэният объектларында капиталь ремонт