ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2018 ел
чәршәмбе

    Бүген, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Район мәдәният йортында тамашачыларга “Кайнана” спектакелен тәкъдим иттеләр. Спектакль алдыннан Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов хатын-кызларны бәйрәм белән тәбрик итте, аларга саулык-сәламәтлек, бәхет, гаиләләрендә иминлек теләде.  


kamskoye-ustye.tatarstan.ru

5 март көнне Яңгул китапханәсендә 8 март –халыкара хатын- кызлар көненә багышланган     “Гөлләргә тиңлим Сезне!” дигән  кичә булды.Бу кичәдә китапханәнең иң актив китап укучы өлкәннәребез  катнашты. Кичәдә матур җырлар яңгырады,шигырьләр тыңланылды,матур котлау сүзләре эйтелде.Кичә бик җанлы ,матур,истә калырлык булып үтте.


baltasi.tatarstan.ru

Бүген  - 7 март көнне Балтачта авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең район җыены булды. Иртәнге сәгатьләрдә район үзәгендә һәм Чепья авылында авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләре оештырылган иде. Районыбызга килгән мөхтәрәм кунаклар иң беренче ярминкә белән танышып чыкты. Аннан соң район мәдәният үзәгендә әзерләнгән, районыбызның икътисади торышын һәм үсешен чагылдырган күргәзмәдә булдылар.  


baltasi.tatarstan.ru

Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле хатын-кызлар!


kukmor.tatarstan.ru

7 март көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә рус язучысы Л.Н. Толстойның тууына 190 еллыкка багышлап “Я вновь открываю Л.Толстого» исемле Республика акциясе кысаларында Татарстан Республикасында Л.Толстой елы уңаеннан “Волшебный сад Толстого” исемле әдәби кичә узды. Балтач гимназиясенең 3А сыйныфы укучылары (җитәкчеләре Гиззатуллина А.И, Гузаирова Л.Н.)язучының  тормышы, иҗаты, китапханәбездәге китаплары белән таныштылар, аның берничә әсәрен тыңладылар, иҗаты һәм тормыш юлы буенча төзелгән уеннарда көч сынашып, мәктәп программасын үзләштерүдә өстәмә мәгълүмат туплап киттеләр. Чарабызны интернеттан алынган язучының “Мерзни, мерзни...” әсәре буенча төшерелгән “Ловись рыбка» мультфильмын карау төгәлләде. Кечкенә китап укучыларыбыз өйләрендә укырга әдәбият та алып киттеләр.


baltasi.tatarstan.ru

8 нче мартта төнлә һәм иртән  Татарстан территриясендә томан булуы көтелә, аязучан болытлы һава, төнлә аз гына кар, температура -12,  -15 градуска кадәр салкын.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

Илнең 14 төбәгендә авыл старосталары турында махсус законнар кабул ителде.


msu.tatarstan.ru

Илнең 14 төбәгендә авыл старосталары турында махсус законнар кабул ителде.


sovmo.tatarstan.ru

Күптән түгел генә башкалабыз Казанда “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын- кыз күзлегеннән“ конкурсына йомгак ясалды. Анда безнең район данын САНИЯ НАСЫЙБУЛЛИНА белән АЙРАТ ШАКИРОВ якладылар. Сания ханым бәйгедә “Минем язмышым – минем һөнәремдә“ номинациясендә җиңү яулады. Буген район сәхнәсендә аны район башлыгы тәбрикләде.


mamadysh.tatarstan.ru

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов ООО «СтройГрад» подрядчиклары белән эшлекле утырыш үткәрде. Бу оешма районның үзәк китапханәсендә капиталь ремот алып бара.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International