ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан синоптиклары республикада буран, көчле җил турында кисәтә.

Татарстан синоптиклары иртәгә, 16 мартта, республикада буран, көчле җил булачак, дип хәбәр итә.


tukay.tatarstan.ru

12 март – Ватаным Татарстан газетасының чыга башлавына 100 ел. Башта «Эш» дип аталган була. 1920 елдан газета «Татарстан хәбәрләре», соңрак «Кызыл Татарстан» исемнәрен йөртә. 1960 елдан  – «Социалистик Татарстан». 1992 елдан – «Ватаным Татарстан» дип атала. Әлеге датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә “Минем Ватаным Татарстан” дигән мәгълүмати күргәзмә оештырылып, күзәтү үткәрелде.


tulachi.tatarstan.ru

13 нче март көнне Теләче муниципаль районы башлыгы  И.Ф. Зарипов   Теләче урта мәктәбе укытучылар коллективы белән очрашты.  Очрашуда  район мәгариф  бүлеге  җитәкчесе Н.В. Карпова, район башкарма  комитеты җитәкчесе урынбасары  А.В. Галиев, Теләче авыл җирлеге башлыгы  И.Р. Мараков  катнашты. Узган  уку елы эш йомгаклары белән мәктәп диреторы Р.Р. Назипов чыгыш ясады. Район мәгариф  бүлеге  җитәкчесе Н.В. Карпова   узган уку елында булган уңышлар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары  бирәчәк сынауларны үткәрү мәсьәләләре турында сөйләде. Теләче муниципаль районы башлыгы  И.Ф. Зарипов коллективны актовый зал ачылу белән котлады, алда торган Россия Президенты   сайлауларында актив катнашырга  чакырды.  Очрашуда катнашучылар  укучыларның матур чыгышын    карадылар.


tulachi.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә,16 март көнне төнлә һәм иртән көчле буран, кар яву көтелә.  


aktanysh.tatarstan.ru

12 мартта Алексеевск муниципаль районы хәрби-патриотик клубларының III ачык слеты үткәрелде, ул районның ким дигәндә тугыз мәктәбеннән: “2 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе”, “3 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе”, “Биләр урта гомуми белем бирү мәктәбе”, “Ромодан урта гомуми белем бирү мәктәбе”, “Урта Тигәнәле урта гомуми белем бирү мәктәбе”, “Зирекле гомуми белем бирү мәктәбе”, “Левашево гомуми белем бирү мәктәбе”, “Ялкын гомуми белем бирү мәктәбе” һәм “Кыр Шунталысы гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениеләреннән аеруча әзерлекле яшьармиячеләрне җыйды.


alekseevskiy.tatarstan.ru

Әлмәт шәһәрендә уздырылган "Сандугач сайрар илем" фестивалендә Сарман сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясадылар.


sarmanovo.tatarstan.ru

2018 елның 1 мартыннан 30 маена кадәр Россия Федерациясе төбәкләрендә “Төбәкләр – тотрыклы үсеш” ел саен үткәрелә торган премиясе конкурсы кысаларында (рәсми сайтка сылтама: www.infra-konkurs.ru) инвестицион проектларны гамәлгә ашыруга гаризалар кабул ителәчәк


alekseevskiy.tatarstan.ru

Бүген район үзәгендә яңа табиблык амбулаториясе үз ишекләрен ачты.


sarmanovo.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International