Район хуҗалыкларында күпьеллык үлән басуларын тырмалауга керештеләр. Бүгенгә бу эш 1400 гектарда башкарылды.
Югары Табын авылы китапханәчесе 3 нче Рәсәйкүләм әдәби марафонда катнашты һәм финалга үтте.
Иске Матак авылында 100 урынга исәпләнгән клуб төзелеше төгәлләнү алдында. Финанслау мәсьәләләре уңай хәл ителсә, төзүчеләр мәдәният учагын май урталарына ук өлгертергә җыеналар.
“Игенче” җәмгыятенең Сәрдэ авылында урнашкан 200 һәм 100 башка исәпләнгән терлекчелек фермасына Республика программасы буенча капиталь ремонт ясалды.2016 елның декабрь һәм 2017 елнын март айларында фермалар эксплуатациягә тапшырылды. Хэзерге вакытка фермада 5 эшче хезмэт куя, 300 баш терлек үстерелә. 2018 елның беренче кварталына коллектив 222 ц ит җитештерде, көнлек артым 846 гр тәшкил итте.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе
Олы Нырты авыл җирлеге Советы бинасында "Таипов А.И." шәхси эшмәкәре ремонт эшләре алып бара.
Мәллә-Тамак авыл китапханәчесе "Музей - усадьба Ясная Поляна" исемле виртуаль дәрес үткәрде.
Сезгә хәбәр итәбез! 24 апрельдан Кайбыч өстәмә офис ПАО "АК БАРС" банкы, сезнең уңайлылык өчен үзгәрешләр кертә. Банк клиентларны сәгать кичке 5 кадәр кабул итәчәк.
25 апрельдә почта хезмәте идарәсе хезмәткәрләре “Акчарлак” спорт-сәләмәтләндерү комплексында ГТО нормаларын тапшырдылар. Чарада 6 кеше катнашты. Аларга спортта уңышлар телибез.