Бүгенге көндә муниципаль районда 26 меңнән артык пенсионер яши. Алар барысы да Пенсия фонды идарәсе тарафыннан төрле төрдәге пенсияләр һәм социаль түләүләр ала. Бу хакта Пенсия фонды идарәсе хәбәр итә.
26 нчы апрельдә төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә куе томан булуы көтелә.
20 - 22 апрельдә лениногорскида якташыбыз Советлар Союзы герое Ислам Халиковның 100 еллыгына багышланган хоккей турниры үтте.
Яз янгын куркынычы югары булган чор булып тора.
Репина Екатерина Владимировна белән Смирнов Игорь Валерьевич «Тридевятое царство» (“Түбән Кама милли паркының тыюлык зонасында интерактив-экологик-танып белү сукмагы”) проекты белән номинациядә җиңүче булды.
Шәһәрнең 3нче спорт мәктәбе көрәшчеләре Рязань шәһәреннән призлы урыннар белән кайттылар.
22 апрельдә Ульяновскида "Солнечный мир, здравствуй!" хор конкурсы үтте.
Балалары мәктәп укучылары, яисә студентлар булган пенсионерларга пенсияләренә өстмә булуы турында хәбәр итә.
Зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта шаулап-гөрләп апрель ае килгәндә, безнең яраткан шагыйребез , татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 132 ел тулуны билгеләп үттек. Бу бәйрәм якынлашкан саен ,Тукай безгә тагын да якыная , аның шәхесе , тарихтагы урыны безгә тагын да олырак , мәһабәтрәк булып күренә. Тукайны искә алу бәйрәме – бер татар халкының гына түгел , бөтен тугандаш халыкларның әдәбият бәйрәменә , Ватаныбызның бөек улына халкының тирән ихтирамын , мәхәббәтен чагылдыра торган бәйрәмгә әйләнде . Шул уңайдан район мәдәният йортында һәр ел саен бу бәйрәмне , ягъни татар теле һәм әдәбият атналыгын , зурлап билгеләп үтәбез.
26 апрель, 2018 ел.
(Отдел Культуры)