"Яшьләр бердәмлеге көне" уңаеннан Салауз-Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы Салауз-Мухан авылы"Тургай" балалар бакчасына йөрүче балаларны концерт номерлары белән куандырды.
Кичә, 25 апрель көнне, Мөслим авылы туган якны өйрәнү музеенда яшь гражданнарга паспорт тапшыру тантанасы узды.
Баек мәктәбендә батырлык дәресе үтте. Укучылар белән очрашуга Баек бүлеге янгын сүндерү оешмасы хезмәткәре Шакиров Рәскать һәм Чехословакиядә узган “Дунай” операциясе ветераны Гафуров Рәшит чакырылды.
Баек мәктәбендә бөек шагыйребез габдулла тукайның тууына 132 ел уңаеннан "Тынмый моңлы сазың" исемле әдәби-музыкаль кичә булды. Чарада мәктәбебезнең барлык укучылары да бик актив катнашты.
2018 елның 23 апрелендә “Балкыш”социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә , Халыкара радиация һәлакәтләре һәм бәлаказалары корбаннарының 32 еллыгын искә алу көне уңаеннан “Чернобыль кайтавазы” исеме астында чара үткәрелде.
25 нче апрель көнне Баланлы мәктәбендә Г.Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан 5-9 класслар арасында квест-уен үткәрелде. Квест- уен укучыларга бик ошады. Җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде.
Бүген "Батыр" балалар бакчасында сөекле шагыйребез Г. Тукайга багышланган әдәби музыкаль кичә булып узды. Зал бәйрәмчә бизәлеш алган, Г. Тукайның "Бәйрәм бүген" җыры яңгырый. Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!!! Шул хисләргә бирелеп, балалар чын күңелдән Тукайга багышланган шигырьләр, җырлар башкардылар.
Олы Чакмак авылы “Умырзая” балалар бакчасында зурлар төркеме балалары тәрбиячесе Гарифуллина Р.Р. җитәкчелегендәге “Табигать- минем чиста өем” проекты кысаларында әти- әниләргә һәм кечкенәләр төркеме балаларына “Җир көне” бәйрәм иртәсе күрсәтелде.
24 нче апрель көнне мәктәб базасында укучы егетләр һәм кызлар командалары арасында волейбол ярышларының зона туры үтте. Уеннарда биш мәктәптән командалар катнашты. Соңгы нәтиҗәләргә килгәндә мәктәбнең кызлар командасы – I , ә егетләр командасы II нче урынны яулады.
20 апрель көнне Явлаштау авыл китапханәсендә "Библиосумерки" акциясе кысаларында "Китап- якын дустым" дигән әдәби музыкаль кичә уздырылды.Кичә Г. Тукайның "Китап" шигыренә эшләнгән призентация белән башланып китте. Ф. Яруллинның "Ак төнбоек" хикәясе укылды. Балаларның игътибарлылыгын ачыклау максатыннан сораулар әзерләнде һәм шуларга җаваплар тыңланды. Һәрбер бала Ф. Яруллинның шигырен укыды. Бергәләшеп җырлар җырладылар. Катнашучы балаларга бүләкләр бирелде. Кичәне уздыруда Галимзянова Рәфидә ярдәм итте.
Мишәбаш мәдәният йортында яшүсмер егетләр белән начар гадәтьләр һәм аларны булдырмау турында сөйләшү үткәрелде.
Явлаштау авыл жирлеге