С.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музеенда бертөркем үсмерләргә паспортлар тапшырганнар. Моны музей хезмәткәрләре “Татарстанда музейлар язы” акциясе кысаларында оештырганнар
“Җиңү язы” хор музыкасы фестивалендә Менделеевск ветераннар хоры беренче урынны алды. Алабугада III Региональ “Җиңү язы” хор музыкасы фестивале Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73 еллыгына багышланган иде.
Апрельдә “Парклар маршы” халыкара акциясе старт алды.
Бүген Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган тантаналы чара үтте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык татарстанлыларны һәм бәйрәмгә җыелганнарны Туган тел көне һәм бөек татар шагыйренең туган көне белән котлады. Тантаналы чарада буыннардан-буыннарга тапшырылып килүче туган телне, мәдәниятны һәм мирасны саклап калу - халыкның төп бурычы булуы хакында билгеләп үтелде.
Бүген Менделеевск район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә предприятие, учреждение, оешмалар җитәкчеләренең киңәшмәсе узды.
Кичә Җиңү көне алдыннан Алексеевск муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Белова Г.В., Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының икътисад бүлеге начальнигы Сергеева Т.Н., яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Сөләйманов Р.Б. Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановтан һәм Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Анатольевич Демидовтан азык-төлек җыелмалары һәм котлау открыткалары тапшырдылар. Ветераннар бүләкләргә һәм котлауларга рәхмәт әйттеләр.
Үткән атнада район мәдәният йорты каршындагы “Ташкыннар” халык театры Рөстәм Мингалим һәм Эсфир Яһудинның “Өч балдызга бер ялгыз” музыкаль комедиясен сәхнәгә куйды
Район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендә гражданнарны кабул итү атналыгы булды.
Надежда төп гомуми белем бирү мәктәбендә парламент дәресе узды. Анда Надежда авыл җирлеге башлыгы, авыл җирлеге Советы депутаты Екатерина Савельева, мәктәп директоры Римма Мухина, сыйныф җитәкчеләре катнашты.
20 апрельдә район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Базарлы Матак мәктәбе укучыларын “Китапханәдә төн-2018” акциясенә чакырдылар.