“Татарстанның музейлы язы-2018” акциясе кысаларында Күл Черкене авылында Бакый Урманче йорт-музеенда “Безнең Тукай” дигән темага “түгәрәк өстәл” сөйләшүе оештырылды.
Бүген – 28 апрель көнне Балтач муниципаль районының террорга каршы комиссия утырышы булды. Утырышында комиссия әгъзаләре; район башкарма комитетынын бүлек мөдирләре, авыл җирлеге башлыклары; «Кайтаваз» радиосы һәм «Хезмәт» район газетасыннан журналистлар катнашты. Әлеге утырышта язгы хезмәт бәйрәме көннәрендә һәм Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан бәйрәм уздыру чаралларында террорчылык актларын кисәтү, җәмгыять куркынычсызлыгын көчәйтү буенча өстәмә әзерлек чаралары турында сөйләшенде.
ГАУСО «КЦСОН «Гармония» специалистлары белән Буада китап яратучылар белән очрашу узды.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә 2018 елнын 1 кварталында 186 762 (222 517 – 2017 елнын 1 кварталында) гариза бирелгән, шуларның 17 686 (23 631 – 2017 елнын 1 кварталында) кадастр исәпкә алу очен, 158 838 (167 056 – 2017 елнын 1 кварталында) хокукны дәүләт теркәве очен һәм 10 238 бердәм процедурасы буенча.
26 апрель – радиация һәлакәте корбаннарын искә алу көне.
Районның картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр администрация белән килешеп һәр атнагның сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә “Чемпион” спорт клубына йөриләр.
Әгерҗедәге иң борынгы урамнарның берсе – бөек язучы исемен йөртүче Толстой урамында узган бәйрәм биредә яшәүчеләрне генә түгел, ә гомерләренең иң матур вакытлары шушында үткән шәһәрдәшләребезне дә җыйды.
Әгерҗе яшьләре Россия күләмендә уздырылучы “Георгий тасмасы“ акциясенә кушылдылар.
Боз сараенда “Мир-Строй“ төзелеш ширкәте Кубогы өчен барган ярышларда Әгерҗенең “Спутник“, Менделеев, Ижау һәм Удмуртиянең Каменное Завьялово бистәсеннән килгән яшь хоккейчылар очрашты.
ВТБ банкы хезмәткәрләре район мәдәният сараенда хәйрия чарасы оештырдылар. Алар әгерҗелеләргә “Бремен музыкантлары“ мультфильмы нигезендә әзерләнгән биюле тамаша күрсәттеләр. Аннан кергән акчалар игелекле гамәлләргә юлланды.