Казан шәһәренең М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Бөтенрәсәйкүләм туган телләр форумы узды. Форум кысаларында татар теле һәм әдәбиятыннан VI Халыкара олимпиадада җиңүчеләргә, татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында узган “Илһам” яшь язучылар бәйгесенә йомгак ясалды.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Малешина Л.Д. яшүсмерләргә экскурсия оештырды.
26 нчы апрель көнне Г.Тукайның тууына132 ел тулу уңаеннан, ирекле микрофон рәвешендә Шигырь бәйрәме үтте. Әлеге чарада, балалар белән беррәттән, районыбызның бер төркем әдипләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
26 апрель көнне Бидәңге авылының әйдәп баручы китапханәчесе Мавлютова Гөлфия балалар бакчасында тәрбияләнүче яшь китапукучылар өчен «Тукай гомерлек туган» дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрде, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды
«Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре «Георгиевская лента» акциясенә кушылдылар. Социаль хезмәт алучыларга лентаның тарихы турында сөйләделәр, әлеге Җиңү символын тапшырдылар.
Мәктәбебезгә авыл яшьләре зур бүләк ясады. Кышкы спартакиадада җиңеп, алар акчалата сертификат алган иде. Шушы акчага футбол һәм волейбол тубы, командаларга экипировка һәм волейбол сеткасы алып, балаларга бүләк иттеләр.
Бүген Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбендә Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган дәрес булды. Укучыларга кунакка чакырылган тыл ветераны – Костин Алексей Петр улы, сугыш чоры балалары – Гузиков Иван Петр улы һәм Жуков Александр Иван улы килде.