ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

1-2 нче июньдә төнлә һәм иртә белән Татарстан территориясендә куркыныч агрометеорологик хәлләр турында хәбәр итәләр.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

31 май көнне Чүпрәле районы тагын бик күп сандагы кунакларны каршылады. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “ Бердәм  Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Римма Ратникова, Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров катнашында “ Бердәм  Россия”  көне булып узды. 


drogganoye.tatarstan.ru

Чисталык икеайлыгы кысаларында үткәрелгән "ЭкоЯз"  конкурсына йомгак ясалды,  район этабы җиңүчеләре билгеле булды:

I. "Иң яхшы эко балалар бакчасы" номинациясендә - Салавыч балалар бакчасы;

2. "Иң яхшы эко мәктәп" номинациясендә - Норма урта мәктәбе коллективы;

3. "Иң яхшы эко гаилә" номинациясендә - Салавыч авылыннан Калимуллиннар  гаиләсе;

4. "Иң яхшы оешма" номинациясендә "Факел" яшүсмерләр клубы  җиңүче дип табылды.


baltasi.tatarstan.ru

Бу елны Сабантуй бәйрәме Олы Кайбычта 16 июньдә,  районның башка авылларында 17 июнь көнне була.


kaybici.tatarstan.ru

2018 елның 1 маеннан хезмәткә минималь түләү арта


cheremshan.tatarstan.ru

1988 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 31 майда Бөтендөнья тәмәкесез көн дип игълан итте


tetushi.tatarstan.ru

Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреңдениесендә янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсе буенча өлкән инспектор Гатин Г. Р. катнашында  киңәшмә булды.


chistopol.tatarstan.ru

Изге рамазан айларында районыбызныӊ күп авылларында ифтар ашлары үткәрелә. Ә 30 май көнне Балтач бистәсендә 350 кешегә әзерләнгән ифтар табыны мөселман кардәшләрне җыйды.

Ахшам намазы алдыннан район башлыгы Рамил Нотфуллин, районыбыз кураторы,Төзелеш  һәм архитектура буенча Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы һәм  бәя  кую идарәсе дәүләт автоном учреждениесе башлыгы  Мәҗит Хаҗип улы Салихов   үзләренеӊ чыгышларында райондашларыбызны рамазан ае белән тәбрик итеп, ураза тотучыларга сабырлык теләп, халкыбызныӊ бердәм, тыныч шартларда яшәүләре үзе бер зур куаныч, дип билгеләп үттеләр. Балтач районы мөхтәсибе, Татарстан Республикасыныӊ Баш казые    Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенеӊ кыска, әмма үтемле вәгазендә һәр мөселман кешесенеӊ бурычлары, динебезгә кайту, холкыбызны тәрбияләү мәсьәләләренә тукталды.


baltasi.tatarstan.ru

27 майда Казан шәһәрендә "Духов День в Суконной слободе" дигән фестиваль үтте. Анда Кайбыч районыннан Надежда Ермолаева кулы астында  “Хыял” рус ансамбле һәм “Багалма”  керәшен иҗади  төркем катнашты.


kaybici.tatarstan.ru

Ана капиталы программасын тормышка ашыруга старт бирелгәннән алып, Бөгелмә районында 6828 гаиләгә әлеге сертификат тапшырылды.


bugulma.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International