ЯҢАЛЫКЛАР


12
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Районыбыз Сабан туен бәйрәм иткән көннәрдә Баулы җиңел атлетчылары башка төбәкләрдә уңышлы чыгыш ясаган.


bavly.tatarstan.ru

12 июньдә «Казан» Гаилә үзәге янында Россия көненә багышланган зур бәйрәм концерты үтте. Биредә җыелма хор, солисты Татарстанның атказанган артисткасы Эльмира Кәлимуллина, башкаруында Россия гимны яңгырады. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары популяр рок-группалары «Большой куш» һәм «Мураками», «Созвездие - Йолдызлык» лауреатлары, «Дискотека авария» төркеме чыгышларын карый алдылар. 550дән  артык  «Созвездие - Йолдызлык» лауреатлары беренче тапкыр зур концертта катнашып, быелгы фестивальнең иң яхшы номерларын күрсәттеләр. Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең «Яшьлек» хореография коллективы (җит. Мөбәрәкзянова А.З.) үзенең биюләре белән сөендерде.


saby.tatarstan.ru

12 июньдә иң яшь һәм тантаналы милли бәйрәмнәрнең берсе – Россия көне билгеләп үтелә.


jutaza.tatarstan.ru

12 июнь - "Россия көне" районыбыз тарихында әһәмиятле вакыйгалар белән истә калыр мөгаен. Бүгенге тантаналы көндә район башлыгы Рамил Нотфуллин ТР Президенты Указы белән  районыбыз җирлегендә яшәүче ике Бөек Ватан сугышы ветеранына  "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырды. Кече Лызи авылында гомер итүче Анатолий Кузьмич Медведев һәм Иске Салавыч авылыннан Мөхлис Хәбибулла улы Хәбибуллин әлеге медаль ияләре булдылар. Рамил Нотфуллин ветераннарга ил алдында куйган батырлыклары өчен рәхмәтен белдереп, исәнлек-саулык, иминлек теләде.


baltasi.tatarstan.ru

Бөек Ватан сугышында катнашкан дүрт ветеранга – Актаныштан Хәмит Раян улы Раяновка, Мари Суыксуыннан Минтимер Миндекәй улы  Арслановка, Күҗәкәдән Зирдис Тимер улы Тимировка, Нурфика Абдулла кызы Абдуллинага бүген -  12 июнь көнне Татарстан бүләген –“Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов.


aktanysh.tatarstan.ru

Чирмешән районы башлыгының Россия көне уңаеннан котлавы


cheremshan.tatarstan.ru

     12 июнь көнне Т. Миннуллин исемендәге паркта Россия көненә багышлап бәйрәм чаралары үтте. Биредә асфальтта рәсем ясау бәйгесе, “Отечества прекрасные сыны”исемле тарихи квест оештырылган иде.


kamskoye-ustye.tatarstan.ru

12 нче июньдә һава торышында үзгәрүчән болытлы һава, урыны белән яшенле яңгыр, секудына 15-20 метр тизлектә җил булуы көтелә.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

Барыгызны да Россия көне белән котлыйм! Бу бәйрәм Россиядә яшәүче барлык халыкны берләштерә һәм илнең киләчәге өчен җаваплылык өсти.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International