22 июнь көнне Чепья авыл китапханәчесе "Наз" тернәкләндерү үзәгендә Хәтер сәгате уздырды.
21 июнь көнне Бөек Ватан сугышы башлануның 77 еллыгы уңаеннан, Олы Кайбычта һәйкәл янында "Хәтер шәме" акциясе узды
Кичә 21 июнь көнне Байлар Сабасының "Олимп" стадионында футбол буенча Саба районының 2018 елның чемпионатының чираттагы уеннары узды.
Шушы көннәрдә популяр җырчылар, “Кряшен чибярләре” Марина Карпова белән Алина Давыдова башкаруындагы “Керәшен кызлары” җырының клибы зәңгәр экраннарга чыкты.
Мастер-классны Сәүдә-сәнәгать палатасы каршындагы сувенир продукциясе һәм халыкара декоратив гамәли сәнгать комитеты тәкъдим итте.
Казан IT-паркында журналистларга шәмаил язу, билбау үрү һәм чүлмәк ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр. Аны ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы каршындагы сувенир продукциясе һәм халыкара декоратив гамәли сәнгать комитеты тәкъдим итте.
17 июнь көнне Курсабаш авыл җирлегендә милли бәйрәмебез Сабантуе үткәрелде. Бәйрәм үзэшчән артистлар чыгышлары белән башланып китте, һәм Сабантуеның милли уеннары белән дәвам итте. Бәйрәмдә олысы, кечесе катнашып бүләкләр белән бүләкләнделәр. Бәйрәмдә катнашучылар яхшы кәеф белән таралаштылар. “Курсабаш авыл җирлеге”.
24 июнь көнне сәг. 10.00 шәһәр пляжында "Яшел Фитнес" фестивале уза. Чара Халыкара йога көненә багышланган – әлмәтлеләрне саф һавада күнегүләр ясарга чакыралар.
Шул уңайдан районда да Бөек Ватан сугышы елларында илебез азатлыгы өчен башларын салган ватандашларыбызны искә алу чаралары үткәрелде. 10.00 сәгатьтә һәлак булганнар истәлегенә куелган Мәңгелек утта митинг үткәрелде. Чарада катнашучылар алдында район ветераннар Советы рәисе Василий Самойлов, баш хәрби комиссар Ришат Сабиров һәм башкалар чыгыш ясады. Чарада катнашучылар һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
22 июньдә Лениногорскида Хәтер һәм кайгы көнеуңаеннан “Мәңгелек ут” янында митинг үтте
Синоптиклар хәбәр иткәнчә, иртәгә, 23 июнь көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемсез. Минималь температура төнлә +10..+13º, максималь температура көндез +25..+28º.