ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү вакытында Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләр һәм кунакларның иминлеген тәэмин итү максатыннан шәһәрдә Радищева, Ленина, Гагарина, Белоглазова, Тимирязева урамнарына чыгу юлларында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.  


almetyevsk.tatarstan.ru

25 июльгә оператив   белешмәләр  буенча, республикада      6,2 мең  гектар мәйданда 21 мең тонна ашлык суктырылган. Бер гектардан уртача уңыш - 34,1 ц/га.


vysokaya-gora.tatarstan.ru

“Агрокөч”  Россия агрохолдингларының төгәл игенчелекнең инновацион  технологияләре проектын  беренчеләрдән булып  гамәлгә ашыручыларның  берсе.     Бүгенге  этапларның  берсе  -  кырларга  ашламаларны    дифференцияле  кертү, ул  чыгымнарны  киметүгә ярдәм  итәчәк.    Беренче  этапларда   биотехнологияләрне гамәлгә кертү  холдинг өчен аеруча  әһәмияткә ия булган  бодай, шикәр чөгендере, арпа һәм   кукуруз кырдарында  башкарылачак.


vysokaya-gora.tatarstan.ru

"Алтын алмалар турында әкиятләр" паблик-арт программасы кураторлары әлмәтлеләрдән гаилә архивларыннан иске фотосүрәтләр көтәләр. 


almetyevsk.tatarstan.ru

Әфганстанда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган  Чулпыч авылы егете Илфат Зиннатуллинның каберендәге ташы һәм чардуганы яңартылды. Олы Шыңар авыл җирлеге.


saby.tatarstan.ru

 

Җәй җитү белән эчәк инфекциясе белән авыручылар саны кискен арта.

Эчәк инфекциясе авырулары төрле бактерияләр, вируслар ашказаны – эчәк системасын зарарлаганнан килеп чыга.


saby.tatarstan.ru

27 нче июльдә иртәнге сәгать тугызда Әлмәтнең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге барлык теләүчеләр, шул исәптән инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрә.


almetyevsk.tatarstan.ru

Үсеп килүче буынның интеллектуаль, иҗади профессиональ потенциалын стимуллаштыру, авыл хуҗалыгы өчен нәтиҗәле технологияләрне эшләп чыгару өлкәсенә балаларны һәм яшьләрне җәлеп итү максатыннан 1-2 сентябрьдә «Кванториум» балалар технопаркында Бөтенроссия Агроробофестивален уздыру планлаштырыла. 


almetyevsk.tatarstan.ru

22 июльдә Яна Чишмә районы Акъяр хәм Кызыл Октябрь авыл җирлеклэрендэ  “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясе праймериз уздырды.


novosheshminsk.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International