Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы иЭш башлаучы фермерларга ярдәм” ведомство программасында катнашуга крестьян (фермерлык) хуҗалыкларын өстәмә сайлап алу бәйгесе башлануын игълан итте.
Мошенникларның законсыз гамәлләре аркасында шәһәрдә яшәүче берәү хезмәт хакыннан колак каккан.
Интернет сайтында компьютер өстәлен сату турында игълан урнаштыргач, аңа телефон буенча бу өстәлне сатып алырга теләүче шылтыраткан. Сатып алучы товар өчен акча күчерү өчен өстәл хуҗасының банк картасы номерын сорап алган. Тиешле мәгълүматны алганнан соң, башка элемтәгә чыкмаган. Ә берничә минуттан соң сатучының телефонына аның картасыннан тугыз мең сум акча алынуы турында хәбәр килгән.
Урлашу факты буенча җинаять эше ачылган, әлегә тикшерү бара.
Җиңел кулдан дигәндәй аны беренчеләрдән булып “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасының Яңа Кәкерле филиалы, “Мәхмутов И” крестьян – фермер хуҗалыгы һәм җаваплылыгы чикләнгән “Эталон – Агро” җәмгыяте комбайнчылары башлап җибәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы игенчеләре бөртекле культуралар җыюга керештеләр. Районда урып-җыюга беренчеләрдән булып "Дубрава" агрофирмасының 2 һәм 3 филиаллары хезмәтчәннәре чыкты.
28 июльдә “Лениногорскиның мәдәни мохите” чаралары узачак. Ул сәгать 10 да "Балерина" фонтанны янында башлана. Программада: Туган якны өйрәнү музее күргәзмәсе, пляж волейболы.
25 июль көнне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Хәкимов Р. И., Тәтеш районы дәүләт техник күзәтчелегенең начальнигы Балантаев С. А.катнашында, әзер урып-җыю эшләренә техниканың әзерлеген карадылар
Әлмәттә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәге рәсми рәвештә ачылды һәм эшли. Халыкка бушлай юридик ярдәм професиональ адвокат тарафыннан атнага бер тапкыр сөйләм консультацияләр рәвешендә күрсәтеләчәк.
ЮХИДИның Алексеевск бүлеге начальнигы Илфат Җаббаров хәбәр иткәнчә, 26 июльдә район үзәгендә "Тоннель" операциясе узачак.
Иске Икшермә авыл җирлеге территориясендә “Чиста Яр буе” акциясе үтте. Әлеге акциядә приют “Тургай”, “Кояшкай” спорт лагере балалары катнашты. “Чиста Яр буе” акциясенең максаты булып су объектларының су саклау зоналарын чистарту тора.
Алексеевск районы прокуратурасы Казан шәһәренең 47 һәм 46 яшьлек кешеләренә карата гаепләүне хуплады.