ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2018 ел
чәршәмбе

“Әдәби мозаика”га җыелган Актаныш халкы ике сәгать дәвамында “Әдәби-экспресс”, “Экологик ассорти”, ”Сюрприз” , “Табигать - симпатия”, “Шигъри тәнәфес”, “Анаграммалар”, “Серле сенсацияләр” станцияләрендә китаплар иленә сәяхәт кылдылар. 


aktanysh.tatarstan.ru

Бүген “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләребалигъ булмаган балалар белән сәламәт яшәү рәвешенә багышланган “Яшьләр наркотикларга каршы” күчмә спорт чарасы үткәрделәр. Ул Лаеш муниципаль районының «Липки» балалар сәламәтләндерү-белем бирү лагеренда үтте.

 


laishevo.tatarstan.ru

"Единая Россия" федераль партиясенең "Өлкән буын" проектын тормышка ашыруы ярдәмендә ил регионнарында интернат-йортларга, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен каралган махсус урыннарга меңләгән чиратларны бетереп булды.


bugulma.tatarstan.ru

Ана капиталы: аның акчасын ничек тотарга.

Нәрсә ул ана (гайлә) капиталы?

Ана капиталы - әгәр элек ана капиталы алу хокукына ия булмаган 2007 елның 1 январеннан соң икенче (өченче, ике аннан соңгы ) бала туган (лыкка алынган) Россия гайләләренә дәүләт тарафыннан ярдәм белшн тәэмин итү юлы.

Ана капиталының күләме элек аннан файдаланмаган гайләләр өчен 453 мең 26 сум тәшкил итә. Аны алу хокукына бер генә тапкыр ия булып була.

Программага керү вакыты озайтылган.

Икенче бала 2021 елның 31 декабренә кадәр туган яки улыкка алынган булырга тиеш. Сертификатны алу һәм ана капиталы акчасын тоту вакыты чикләнмәгән.

 

 


buinsk.tatarstan.ru

Сатыш авыл җирлегендә “Чиста яр буе-2018” акциясе узды.  Бу чарада оешма хәм предприятие эшчеләре актив катнашты

Сатыш авыл җирлеге


saby.tatarstan.ru

Кичә -24 июльдә үзәк стадионда футбол буенча чирек финал ярышлары башланып китте. Пучы-Яхшый, Актаныш-Кәзкәй командалары матур уен күрсәтте. Бүген – 25 июль көнне Түке – Иске Байсар, Татар-Суыксуы – Яңа Әлем авыл җирлеге яшьләр командалары чирек финалда уйнаячак. Җиңүче командалар арасында 26 июльдә – ярымфинал, 28 июльдә финал ярышлары узачак.


aktanysh.tatarstan.ru

Ана (гайлә) капиталына сертификатны кайчан алырга була. программага керү вакыты озайтылган.

Икенче бала 2021 елның 31 декаберенә кадәр туган яки улыкка алынган булырга тиеш. Монда сертификатны алу һәм ана капиталы акчасын куллануны хәл итү вакыты чикләнгән.

Ана (гайлә) капиталына сертификатны алу өчен:

- ЗАГСта баланың ту (улыкка алу) таныклыгын яздырырга;

- РПФ яшәү урыны буенча территориаль органында ана капиталына дәүләт сертификаты алу турында гариза бланкы тутырырга һәм кирәкле документлар җыярга кирәк.

 


buinsk.tatarstan.ru

КФХ башлыгы Хафизов Алмас Рашид улы 2018 елда дәүләт ярдәме программасы буенча «Яшь фермерларга  ярдәм итү» програмасында катнашты. Хэзерге вакытта ферма төзелеше алып барыла.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International