19 нчы августта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән “Мин үз әләмем белән горурланам” исеме астында күмәк рәсем ясадылар. Без бу эшебезне балаларны патриотик рухта тәрбияләү максатыннан башкардык. Һәр кеше тырышып эшләде, йөзләрдә үз илебез өчен горурлану хисе балкыды.
(Отдел Культуры)
Хөрмәтле Югары Ослан халкы һәм кунаклары!
Youtube каналында "Соколка Медиа"иҗат видеостудиясенең 3 нче номерлы (14.07.18) чыгарылышын карый аласыз.
Әле кайчан гына шалтыраган соңгы кыңгырау авазы тынып та өлгермәгән кебек, инде кабат мәш килеп балаларны яңа уку елына җыябыз.
Мәдәният бүлеге
Иске Байсар җирлегенә караган Чишмәбаш авылында әлеге мөхтәрәм зат - бердән-бер йөзьяшәр. Хәер, Актаныш районында бармак белән генә санарлык ул Сәрбикамал Шәйхелкәрим кызы кебек “тере тарих”ларны.
Актаныш аэропортының 50 еллык тарихы бар. Көненә ике мәртәбә Ан-24, өч мәртәбә Як-40, дүрт мәртәбә L-410 пассажир самолетларында очуларын актанышлылар бүген дә сагынып сөйли. Аэропортны үрнәк хәлдә тотучы, җаен туры китереп, һәр пассажирны да самолетка утыртып җибәрү әмәлен табучы аэропорт хуҗасы Лемар абый турында бүген инде мәзәкләр иҗат ителгән – яратып, үз итеп, хөрмәт белән сөйлиләр.
Нурлатның православие приходлары якшәмбе мәктәпләренә йөрүче балалар бай тәэсирләр белән “Кама” лагереннан кайтты.
19 август көнне христианнар икенче спасны – Алманыкын билгеләп үтәләр. Менә инде ничәнче ел Красновидово авылында киң итеп “Алма спасы” халык бәйрәме уза. Бу авыл элек-электән үзенең җәлеп итүчәнлеге белән мактала. Элек бөтен авыл алма бакчаларына күмелә иде. Кайбер хуҗаларның ике-өч бакча булган. Алма сату сәүдәләре киң таралган булган. Хәзер Красновидово авыл халкы барлык гореф-гадәтләрен саклап калырга һәм аларны мирас итеп тапшырырга тырыша. Менә бүген дә Венец тавында, Иделнең уң як ярында, “Алма спасы” бәйрәме гөрләп оештырылды.
Тату йорт коллективы “Милли костюмнар кигән курчаклар” даими күргәзмәсен ясауны төгәлләде.