"Балачак иң бәхетле чак!"

2013 елның 5 июне, чәршәмбе

1 июнь - җәйнең беренче көне, көтеп алган каникуллар башланган көн. Балаларның җәйге ялын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү максатыннан, Керәнне авылы клубы мөдире  табигать кочагында, Халыкара  балаларны яклау көне уңаеннан, балалар өчен сабантуй бәйрәмендә һәркем үзенә шөгыль тапты: конкурсларда, ярышларда, уеннарда катнашты.”Капчык киеп йөгерү”, “Йомырка куелган кашык кабып йөгерү”, “Таяк тартышу”, “Аркан тартышу”, “Чүлмәк вату”, “Күз бәйләп әйбер кисү”, “Кашык белән су ташу”, “Сулы чиләк-көянтә белән йөгерү” һәм төрле йөгерүләрдә бик теләп катнаштылар. Соңыннан татарча көрәш оештырылды. һәркем бәйрәмнән канәгать калып, бүләкләр алып һәм күтәренке кәеф белән таралышты.


                                

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International