Сөенгән халык сәламәт була

2013 елның 7 июне, җомга
Шәһәрләрдә нинди генә зәвыклы, комфортлы биналар салмыйлар хәзер. Искеләрен дә үзгәртеп, танымаслык хәлгә китерәләр. Болар, бер яктан, аларда эшләүчеләр өчен уңайлылык тудыру булса, икенчедән, халыкны җәлеп итү өчен эшләнәдер. Матур җиргә барасы килеп тора бит ул. Авыл кешесенә дә бик кирәк андый урыннар.
Соңгы елларда бу яктан мактана алабыз кебек. Районда бер-бер артлы яңа йортлар салына, социаль объектлар төзелә, үзгәртеп ясала. Алар турында даими язып торабыз, яңа клублы, медпунктлы булучылар белән бергә үзебез дә куанабыз. Әле менә тагын сөенечле вакыйгалар шаһиты булдык: Карашай Саклау һәм Илексаз авылларында фельдшер-акушерлык пунктларын ачу тантаналарын күреп кайттык.
Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район җитәкчеләре һәм Яр Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Шәрәфетдинов килгән иде. Муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров авыл халкын истәлекле вакыйга белән котлады, кыскача гына районда социаль юнәлештә башкарылучы эшләрне атады, сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасының районда да уңышлы тормышка ашырылуын әйтеп, республика җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. - Мондый уникаль программалар Россиянең бер генә төбәгендә дә юк, -диде аннан соң сүз алган Илнур Шәрәфетдинов. - Ул безнең күп кенә проблемаларны чишәргә ярдәм итә. Былтыр җитмештән артык шушындый модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзелде, күпләре ремонтланды. Авыл тоткасының бер элементы алар. Эче дә, тышы да көлеп торган бу пунктларда эшләүчеләрнең дә күңелләре күтәренке булыр, ярдәм сорап килүчеләр дә канәгать калырлар, дип ышанам. Шатлыгыгызны уртаклаша алуым белән горурланам. Авылларыгыз матур, төзек. Әле мондый шартлар тудырылгач, шәһәрләрдән дә кайта башларлар.
Пунктларны ачу зур бәйрәм төсен алды. Район үзешчәннәре аны матур җырлары, биюләре белән бизәделәр. Соңыннан районнан килгән табиблар авыруларны кабул иттеләр.
Сөендердегез, рәхмәт!
- Сөенеп яшәгән халык сәламәт була, сез халыкны сөендердегез, рәхмәт, - диде Карашай Саклауда авылдашлары исеменнән чыгыш ясап, Назыйф Мәхмүтов. Ул элеккерәк елларда халык сәламәтлеге сагында торган Хәмит абый (ул хәрби фельдшер булган), Вәсимә, Мәликә апаларны тирән ихтирам белән искә алуларын әйтеп үтте. Гомумән, авыл халкы фельдшерлардан уңды. Хәзерге вакытта лаеклы ялда булган Фәридә Вахитова һәм Вәсилә Гарипова, бүген аларны алыштырган Розана Ибраһимова турында да беркемнән бер начар сүз ишетмәссең.
Гомере буе шәфкать туташы булып эшләгән сугыш һәм тыл ветераны Мәликә апа Солтанова авылда беренче профессиональ медпункт ачылу шаһиты булган. Аңа кадәр медпункт авыл баеның иске йортында урнашкан. Эшләгән дәверендә Мәликә апа авылда туган барлык балаларның кендек әбисе була. Үзе ул Җиңүне 65 нче тапкыр бәйрәм иткән елда бакыйлыкка күчә. Фельдшер-акушерлык пункты ачылган көнне Мәликә апа яшәгән йортта мемориаль такта да ачылды.
- Көн-төн, дими, кар-яңгыр, дими, ярдәм кирәк булган урынга ашыга иде әни, - дип сөйли Мәликә апаның төпчек кызы Разия Хәсәншина. - Күп вакыт без дә иярә идек. Район үзәгенә илтәсе булса, әтинең машинасы белән бара иделәр. Бүген аның һөнәрен дәвам итүем белән чиксез горурланам -Яр Чаллы шәһәренең 5 нче хастаханәсенең реанимация бүлегендә эшлим.
Мондый хөрмәт бик кирәк безгә, хәтер яшәргә тиеш. Карашай Саклауда Мәликә апаның исемен шулай мәңгеләштереп, матур эш эшләделәр.
Болайтиз буласына ышанмаган идек
Илексазда фельдшер-акушерлык пунктын февральдә сала башлап, җәйгә әзер дә булачак, дигәч, беркем дә ышанмый. Ничек инде ике айда шундый эш башкарырга була? Була икән шул. Бер бинадан икенчесенә күчеп йөргән пункт, ниһаять, уңайлы, матур, өстәвенә, авылның үзәгендә урнашкан биналы булды. Шунысы үзенчәлекле, бу урында элек авылның мәчете булган. Узган гасырның утызынчы елларында аның манарасы киселгән һәм ул клуб булып хезмәт иткән. Мәдәният йорты салынгач, сүтелеп, урыны буш торган. Тантана вакытында пункт ишек төбендәге символик тасманы кискән минутта авыл өстенә мәчеттән, өйлә намазына чакырып, азан яңгырады. Аларның бергә туры килүен без әлеге эшкә Аллаһының да рөхсәте дип кабул иттек. Биредә сөенечле вакыйгалар күбрәк булыр, иншалла.
- Фельдшер-акушерлык пунктының әйләнә-тирәсен төзекләндерү, агачлар, чәчәкләр утыртуда авыл халкы да актив катнашты, - ди ветераннар советы рәисе Рәмзия Харисова. Ул да, авылның шәфкать туташы Флера Хәсәнова да, җирлек башлыгы, гомумән, бар халык яңа пунктны авыл халкына карата хөрмәт һәм ышаныч билгесе дип кабул итә.
Энҗимә ГАБДРӘХИМОВА.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International