Быелгы Сабантуйга Казанда узачак җәйге Универсиадага багышланган яңалык өстәлгән. Шуңа күрә Ринат Сабирҗанов башкаруында район халкының күңелен күптәннән яулап алган “Биектавым” җырыннан соң “Универсиада килә” дигән матур җыр Сабантуйга җыелучыларга күңелле спорт һәм музыка бәйрәме булачагын алдан ук вәгъдә итеп куйды.
Күптәннән урнашкан күркәм гадәт буенча Сабантуй Усад авылы ипподромында ат чабышыннан башланып китте. Аннары ул район үзәге стадионына күчте.
Мәйданга беренчеләрдән булып районның иң оста гармунчылары һәм барлык авыл мәдәният йортларының милли киемнәр кигән үзешчән сәнгатьтә катнашучылары чыкты. Аннары аларны балалар бию ансамбльләре, район, республика күләмендә узган иҗади фестивальләрдә катнашучылар һәм күп тапкырлар призлы урыннарны яулаучылар алыштырды. Аларның матур киемнәреннән һәм хәрәкәт-ләреннән күзеңне алырлык түгел. Татар, рус биюләреннән соң спорт биюләре башланды, күккә төрле төстәге шарлар очырылды.
– Районның яшь спортчыларын, “Биектау” универсаль спорт комплексында тәрбияләнүчеләрне – Татарстан Республикасы һәм Идел буе федераль округы беренчелеге чемпионнарын һәм призерларын каршы алабыз, – дип игълан итте бәйрәмне алып баручы Ринат Сабирҗанов һәм районның өмете, горурлыгы булган иң яхшы яшь спортчыларның исемнәрен атады.
Район Сабантуен тантаналы ачу мизгеле җитте. Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм “Татэнергосбыт” җәмгыятенең генераль директоры урынбасары, Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Рәшидә Вәлиуллова хуҗалык җитәкчеләрен һәм биектаулыларны язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлау белән котладылар. Алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл җирлекләре җитәкчеләренә бүләкләр һәм акчалата премияләр тапшырдылар.
– Сабантуй – көтеп ала торган бәйрәмебез, – диде район башлыгы Рөстәм Галиулла улы. – Ул әһәмиятле гаилә бәйрәме генә түгел, ә халкыбызның күпмилләтле зур гаиләсенең тантанасы да. Бу бәйрәм безне бер-беребезгә якынайта, татар мәдәниятен үстерә, тынычлык һәм татулыкны ныгытуга ярдәм итә. Сабантуй яңа көч һәм туасы көнгә ышаныч китерсен, яңа хезмәт җиңүләренең дәвамы булсын, хезмәттәшлегебезне тагын да ныгытсын. Үзегезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, иминлек, бәхет телим, – диде ул.
Сабантуй бәйрәме уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика халкына Мөрәҗәгатен район Сабантуенда Рәшидә Вәлиуллова укыды. Анда, аерым алганда, мондый сүзләр бар: “Кадерле татарстанлылар! Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне милли бәйрәмебез – Сабан туе белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Ул татарларның һәм республикада яшәүче барлык кешенең зарыгып көтеп ала торган яраткан бәйрәмнәренең берсе. Күп гасырлар элек барлыкка килгән Сабан туе үзенең милли үзенчәлеген саклап кала алды. Бу бәйрәм тынычлык, игелек һәм үзара ихтирам идеалларының чагылышы.
Сабан туенда без беренче чиратта авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез. Нәкъ менә аларның фидакарь хезмәте бай уңышка нигез сала. Җитештерү тармакларындагы барлык хезмәткәрләрнең, фән, иҗат әһелләренең казанышлары, спортчыларыбызның җиңүләре Татарстанның үсешенә һәм читтә танылуына ярдәм итә.
Тиздән Казан дөньяның спорт һәм студентлар башкаласына әйләнәчәк – биредә XXVII нче Бөтен-дөнья җәйге Универсиада узачак. Аның программасына тәүге тапкыр Сабантуйның традицион ярышы – билбаулы кө-рәшнең кертелүе дә зур мәгънәгә ия. Көрәшчеләр келәмендә дөньяның иң танылган батырлары бил алышачак.
Мәркәзебез Казанда узачак төп Сабан туе Универсиаданың мәдәни программасының бизәге булачак. Ул бөтен дөньяга халкыбызның спорт сөюче рухын, мәдәниятебезнең үзенчәлеген һәм байлыгын күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек.
Быелгы бәйрәм күңелләрегездә онытылмас тәэсирләр калдырыр, күтәренке кәеф бүләк итәр, милли гореф-гадәтләрне саклауга һәм үстерүгә яңа этәргеч бирер дип ышанам».
– Районны үстерү буенча нәтиҗәле эшләүләре, Биектауның көн саен матурая баруы, балаларга спорт һәм иҗат белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылуы өчен Рөстәм Галиулла улына һәм биектаулыларның барысына да шәхсән үз исемемнән рәхмәт әйтәсем килә, – диде Рәшидә Вәлиуллова.
Аннары иң яхшы җитәкчеләр һәм авыл хуҗалыгы белгечләрен бүләк-ләделәр. “Иң яхшы авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе” дигән номинациядә иң югары рейтинг “Битаман” ширкәтендә булды, аның директоры Шәүкәт Вахитов районның Мактау грамотасы, акчалата премия һәм мактаулы чемпион тасмасы белән бүләкләнде. Рейтинг буенча аннан соңгылар – “Серп и молот” ширкәте директоры Анна Захарова һәм “Красная заря” кооперативы директоры Фердинанд Галиуллин. Алар да Мактау грамоталары, акчалата премия һәм җиңүче тасмасы белән бүләкләнделәр.
Шулай ук иң яхшы авыл җирлекләре башлыклары да билгеләп үтелде. Болар – Олы Битаман, Айбаш, Мүлмә авыл җирлекләре башлыклары Рушания Галимҗанова, Равил Сафиуллин һәм Ринат Гарәфиев. Аларга район башлыгының Рәх-мәт хатлары, акчалата премияләр һәм мактаулы җиңүче тасмалары тапшырылды.
Биектаулылар кыр батырлары – районның алдынгы механизаторларының мәйданга чыгуын алкышлап каршы алдылар. “Иң яхшы механизаторлар” номинациясендә “АгроСтар” җаваплылыгы чикле ширкәте тракторчысы Рифат Хәкимов, “Битаман” ширкәте тракторчысы Габделәхәт Хәлиуллин, “Высокогорское” ширкәте комбайнчысы Дамир Абдуллин, “Мирас” комбайнчысы Ислам Хәйдәров, “Бөреле” механизаторы Рафил Хәйруллин, “Ватан” ширкәте механизаторы Илфар Хаҗиев район чемпионнары булдылар. Алар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.
“Иң яхшы терлекчеләр” номинациясендә “Татарстан” агрофирмасы сыер савучысы Фәридә Шәйхиева, “Серп и молот”тан Ольга Әхмәтшина, Нина Орлова, “Красная заря” кооперативы бозау караучысы Гөлнара Галиуллина, “Суыксу” ширкәте терлекчесе Рәкыйб Сәмигуллинның исемнәре яңгырады, алар да Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары, акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.
Район Сабантуе флагын күтәрү хокукы “Битаман” ширкәте тракторчысы Габделәхәт Хәлиуллинга һәм “Татарстан” агрофирмасы сыер савучысы Фәридә Шәйхиевага бирелде. Кыр һәм ферма чемпионнары хөрмәтенә бәйрәм салюты бирелде. Җиңүчеләрне Салих Сәйдәшевнең мәңге сүнмәс маршын уйнатып озаттылар.
Район Сабантуенда шулай ук иң яхшы авыл хуҗалыгы белгечләре дә бүләкләнде. Район Советы башкарма комитеты рәисе Раил Зәйнуллин “Иң яхшы авыл хуҗалыгы предприятиесе белгече” номинациясендә җиңүче-ләргә бүләкләр тапшырды. Болар – “Районның иң яхшы экономисты” – “Каенлык” ширкәтенең баш экономисты Валентина Коновалова, “Районның иң яхшы бухгалтеры” – “Высокогорское” ширкәте баш бухгалтеры Нурия Гыймадиева, “Районның иң яхшы агрономы” – “АгроСтар” ширкәтенең баш агрономы Рафис Әминов, “Районның иң яхшы инженеры” – “Битаман” ширкәтенең баш инженеры Марат Заһидуллин, “Районның иң яхшы зоотехнигы” – “Бөреле” ябык акционерлык җәмгыятенең җәнлекчелек буенча директор урынбасары Большаков Анатолий, “Районның иң яхшы ветеринария табибы” – “Серп и молот”тан Гөлсинур Галләметдинова, “Районның иң яхшы зоотехник-осеменаторы” – “Бөреле”дән Лилия Мифтахова, “Районның иң яхшы җир белгече” – Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең Биектау бүлеге баш белгеч-эксперты Вадим Аввакумов, “Иң яхшы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече” – финанс-икътисад бүлеге начальнигы Гү-зәл Мөбарәкҗанова, “Коркачык ашлык кабул итү предприятиесе ачык акционерлык җәмгыятенең иң яхшы белгече” Роза Хәбибуллина, “Россельхозцентр” Федераль дәүләт учреждениесенең Биектау районара бүлегенең иң яхшы белгече”
1 категорияле агроном Лилия Зарипова, “Биектау район дәүләт ветеринария берләшмәсенең иң яхшы белгече” Рамазан Гайсин, “Иң яхшы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы” – Лилия Хәй-руллина, “Районның иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы” – гаилә башлыгы Илнур Галиев.
Шулай ук иң яхшы механизаторлар, терлекчеләр һәм хуҗалык белгечләре, белем бирү һәм башка авыл учреждениеләре хезмәткәрләренең исемнәре аталды.
Көрәшчеләр, үзләренең авырлык категорияләрендә кемнең иң яхшы икәнен күрсәтер өчен, ярышларда катнашырга күптән әзер иделәр. Бер үк вакытта халык уеннары да башланды. Тамашачылар чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, чиләк көянтә белән су ташу, авыш багана буйлап йөрү, бүрәнә өстенә утырып, капчык белән сугышу кебек ярышларны кызыксынып күзәттеләр. Җанатарлар дәррәү кубып биек колгага менгән, дүртаяклы чаңгыда йөр-гән, катыктан тәңкә эзләгән тәвәккәл һәм кыю егетләргә көч биреп торды. Бала-чага күз бәйләп, җепкә эленгән әйберләрне кисеп төшерү уены уздырылачак урынга җыелды. Алар өчен стадионның бер почмагында таучык һәм хәтта сулы бассейн кабартылып куелган иде. Телә-гәннәр шашка һәм шахмат уеннарында ярыша алдылар.
Сабантуйны оештыручылар бәйрәмдә авиашоу да истә калсын өчен тырыштылар. Самолетлар стадион өстендә югары пилотаж фигуралары күрсәттеләр, биш парашютчы тамашачыларны җиргә төп-төгәл төшеп утыру күнекмәләре белән таң калдырдылар.
Сабантуйга килүчеләр көне буена районның иң яхшы артистлары концертын карап ләззәтләнде. Бер генә авыл клубы һәм мәдәният йорты коллективы да чарадан читтә калмады, иң яхшы үзешчән сәнгать номерлары белән чыгыш ясады.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тәртипне саклады. Җәмәгать туклануы хезмәткәрләре дә тырышлык күрсәтте. Бу көн биектаулылар өчен кояшлы, матур булды. Нәкъ Тукай әйткәнчә: җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява. Артык эссе дә, салкын да түгел. Спортчыларга бу тулы көчләренә көрәшергә, үзләренең барлык мөмкинлекләрен күрсәтергә ярдәм итте. Барлык авырлык категорияләрендәге көрәш-челәр – яңалык түгел, алар турнирларда һәм ярышларда берничә мәртәбә катнашып, җиңү яулаган егетләр. Көн-дәшләрен дә яхшы беләләр. Шуңа да, мөгаен, бәхәсләр һәм озак тарткалашулар булмады, квалификацияле судьялар ярышлар барышында ук лидерларны ачыклый алдылар, һәм аларның өметләре акланды да. Яшь көрәшчеләр арасында абсюлют батыр булып Фәрхәт Закиров калды. Ул тәкә һәм төп призга лаек булды. Шулай ук аңа милли бизәкләр белән чигелгән сөлге дә бирделәр, аны яшь Сабантуй батырына бүләк итәргә районда яшәүче бер хатын-кыз махсус әзерләп алып килгән иде. Ветераннар арасында беренчелек өчен көрәш Илгиз Гобәйдуллин, Рәис Низамиев һәм Радик Исмәгыйлев арасында барды, нәти-җәдә алар беренче өч урынны бүлештеләр. 65 килограмм авырлык категориясендә Нәфис Миңнебаев батыр калды, 80 килограммлы авырлык категориясендә – Ленар Шәяхмәтов, 100 килограммлы авырлыкта – Данис Сәлахетдинов. Абсолют батыр исеменә келәмдә Илдар Абасов, Радик Фәйзуллин һәм Рәмис Хәйруллин көч сынашты. Район Сабантуе җиңүчесе һәм абсюлют батыр булып Илдар Абасов калды. Ул төп приз – авырлыгы 100 килограммнан артык булган тәкә алды.
Район Сабантуе тәмамланды. Якшәмбе көнне бәйрәм район авылларында гөрләде. Авыл хезмәтчәннәре һәм кунаклар рәхәтләнеп ял иттеләр, алда торган җитди эшләр өчен көч тупладылар, яхшы кәеф белән өйләренә таралыштылар.
Разия АБЗАЛОВА