Ислам — тынычлык дине
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бүген без тормышыбызга куркыныч афәт булып килеп кергән террорчылык, экстремизм кебек күренешләр турында сөйләшербез. Әңгәмәдәшебез — Арчаның Җәмигъ мәчете имамы Рәмис хәзрәт Гарифуллин.
— Хәзрәт, сентябрь ае җитсә, без Беслан фаҗигасе, Америкадагы күпкатлы биналарны шартлату вакыйгаларын искә төшереп, тагын бер кат тетрәнү кичерәбез. Меңләгән кешенең гомерен өзгән җинаятьчеләрнең бу явызлыкны ислам байрагы астына яшеренеп башкаруы гасырлар буе шушы динне тотучы мөселман татарлар өчен аеруча аяныч.
— Бүгенгесе көндә җир йөзендә кешеләр арасында фетнә чыгаручы, кешеләрнең арасын бозучы, халыклар белән халыкларны ызгыштыручы, кан коюга китерүче дөрес булмаган юнәлешләр, сәяси агымнар бар. Алар үзләрен дини дип күрсәтеп золым кылалар. Үзләренә бомба куеп автобусларда, кешеләр күп җыелган урыннарда — вокзал, аэропортларда шартлатулар оештыралар. Шушындый терактлардан бик күп кеше зыян күрә. Күпме күз яше, түгелгән кан, ятим балалар, балаларын югалткан ата–аналар. Бу җәмгыять өчен әйтеп бетергесез зур фаҗига. Әмма, ни аяныч, шушындый хәлләрне дин белән бәйләп Ислам диненә аударырга теләүчеләр дә юк түгел. Ислам сүзе тынычлык дигән мәгънәне аңлата. Дин Ислам кеше канын түгергә өйрәтми. Ислам дине тыныч яшәргә, иминлеккә чакыра.
— Шулай да, хәзрәт, террорчыларның үз гамәлләрен ислам тәгълиматы белән бәйләп акларга тырышулары нидән килә? Моңа нигез бармы?
— Кайсыбер Ислам динен, Коръәнне дөрес аңламаган кешеләр: “Сезнең динегез кеше үтерергә рөхсәт итә бит” дип сөйләнәләр, имеш, “Коръәндә кеше үтерергә кушкан аятьләр бар” дип тә өстиләр. Мондый кешеләргә нәрсә дип җавап бирәбез. Ислам тынычлык дигән мәгънәгә ия дин, нахакка тиктомалдан кеше җанын кыярга, рәнҗетергә, җәбер, золым кылырга рөхсәт итми, юл куймый. Мәгәр бу кешеләр дин дошманнарының сүзен сөйлиләр, Коръәндә килгән “Кәферләрне кайда... очратсагыз шунда үтерегез...”, дигән юлларны гына аерып алалар да һәм менә динегез, китабыгыз кеше үтерергә чакыра бит, дияләр. Тукта әле, җәмәгать, бу бит аятьнең бер өлеше, без ул аятьнең башын, дәвамын, ахырын карыйк, аннан соң нәтиҗә ясарбыз. Раббыбыз Аллаһ Бәкара сүрәсенең 190–191 аятьләрендә болай ди: 190. Аллаһ юлында сугышыгыз, сезгә каршы сугыш башлаган кәферләр белән! Ләкин чиктән үтмәгез, ягъни, үзегез сугыш башламагыз, сугыш башламау килешүен бозмагыз, сугышка катнашмаган кешене үтермәгез һәм әсирләрне җәберләмәгез! Аллаһ, әлбәттә, чиктән үтү-челәрне сөйми. 191. Кәферләр сезгә каршы сугыш башласалар, кайда очратсагыз шунда үтерегез һәм алар сезне чыгарган кеби, аларны өйләреннән чыгарыгыз, ягъни, алар сезгә нинди золым кылсалар, сез дә аларга шулай җавап бирегез. Кәферләр мәсҗид Хәрам янында сезгә каршы сугыш башламасалар һәм сезне үтермәсәләр, аларны анда үтермәгез. Әгәр үзләре мәсҗид Хәрам тирәсендә сезгә каршы сугыш башласалар, ул вакытта аларны үтерегез! Кәферләрнең һәм мөшрикләрнең җәзасы шулдыр. Бу аятьләрдә кеше үтерергә дигән өндәү яки чакыру юк бит. Моннан нәтиҗә: аятьнең бер өлешен аерып алып, аның белән ниндидер хөкем чыгарырга ярамый. Бу бик зур хата. Аллаһ Раббыбыз безне, киресенчә, игелекле булырга чакыра. Аллаһ Тәгалә Коръәндә Мәидә сүрәсенең 32 аятендә болай ди: “...Әгәр берәү кеше үтермәгән кешене яки җир өстендә бозыклык кылмаган кешене үтерсә, бөтен кешеләрне үтергән кебек булыр, бер кешене үлемнән коткарса — бөтен кешеләрне үлемнән коткарган кебек булыр”. Менә бу аять Ислам динен кеше үтерергә өнди дип әйтүче дин дошманнарына җавап. Тиктомалга кеше үтерүче бөтен кешеләрне үтергән кебек була, ди Раббыбыз Аллаһ. Бер кешене үлемнән коткарса, бөтен кешене коткарган кебек. Дошманлык булмасын өчен хәтта Раббыбыз Аллаһ башка дин тоткан кешеләрнең табына торган иләһләрен дә сүкмәскә куша. Әнгам сүрәсенең 108 аятендә болай ди: “Аллаһыдан башка мөшрикләр табына торган сынымнарны сүкмәгез, наданлыклары белән сезгә ачу итеп Аллаһыны сүгә башларлар...”
Исрафил НАСЫЙБУЛЛИН