Бер очрашу бер гомер
Узган якшәмбедә “Туган авыл” кафесында булып үткән, ихлас һәм җылы шартларда узган кичәне әнә шулай дип атарга мөмкин. Кичә үз чорының алдынгы савымчысы Социалистик Хезмәт Герое Ленин ордены “Урак һәм Чүкеч” алтын медале иясе Гөлбикә апа Кәримованың юбилеена багышлап үткәрелде. Юбилярны Теләче, Саба районы җитәкчелеге, аның белән бер чорда хезмәт куйган хезмәттәшләре, белгечләр, җитәкчеләр, туганнары һәм районыбыз үзэшчәннәре котлады. Җырлы-моңлы кичәдә Гөлбикә апа адресына бик җылы фикерләр әйтелде аның куйган хезмәтенә югары бәя бирелде.
- Без бәләкәй чакта геройлар кинофильмнарда, китапларда гына яши дип уйлый идек. Баксаң, алар безнең белән бергә, янәшәдә яши икән. Монысын без үсә төшкәч кенә аңладык. Без алар үрнәгендә үстек, мәктәпләрдә безне шуңа өйрәттеләр. Без Гөлбикә апа кебек геройларыбыз булуы белән чиксез горурланабыз, аларның эшен гомер юлы безнең өчен өлге, маяк булып тора. Ил алдында куйган хезмәтегез өчен зур рәхмәт Гөлбикә апа! Без сезнең алда баш иябез, - дип ихлас теләкләрен җиткерде муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов. Ул юбилярга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Рәхмәт хатын, Теләче муниципаль районы башлыгының мактау грамотасын тапшырды. Ут күршеләребез Саба районы вәкилләре дә тәбрикләде ике район горурлыгы булган Гөлбикә апабызны. Алар Саба районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Таһир Шәрәфиев,Зөфәр Шәйхетдинов һәм Тәскирә Ситдыйковалар. Алар да Гөлбикә апага матур теләкләрен җиткереп, аның белән чиксез горурлануларын белдерделәр. Районыбыз үзэшчәннәре Илсур Шәйдуллин, Рафис Минһаҗев, Флүзә Галәвиева, Әлфия Поташева, Фирая Имамиевлар юбилярга иң матур җырларын багышладылар.