1нче октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан, Сатыш авылы мәдәният йортында 80 кешегә чәй табыны әзерләп, зур кичә үткәрелде. Өлкәннәребезне авыл җирлеге башлыгы Галиев Алмаз Васил улы, "Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 1нче номерлы Сатыш филиалы директоры Сәүбәнов Фәргатъ Корбангали улы, Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбеннән профсоюз комитеты секретаре Шакирова Әлфинур Хәлим кызы, Сатыш авылы мәчетеннән Габделәхәт хәзрәт һәм Әминә абыстай котлап, аларга изге теләкләрен җиткерделәр. Өлкәннәребез бик теләп концерт программасында катнаштылар. Лесхоз бистәсеннән килгән авылдашыбыз, Россиянең мәгариф отличнигы, 96 яшьлек Суфия апа Габдрахманова үзенең укучылары белән очрашты. Өлкәннәр Сатыш урта мәктәбе укучылары башкаруында шигырьләр тыңладылар һәм "Балачак" бию төркеме чыгышын карадылар.
Кичәне үткәрүдә район мәдәният бүлеге, Сатыш авыл җирлеге, №1нче Сатыш филиалы, Сатыш авылы мәчете, эшмәкәрләр Садыйков Мөхәмәтнур, Мостафин Айдар, Насыйбуллин Марат, өлкәннәр Суфия апа Габдрахманова, Нурия апа һәм Сөләйман абый Габдрахмановлар матди ярдәм күрсәттеләр.