Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
ТР Муниципаль берәмлекләре порталы (Яңа)
ТР Муниципаль берәмлекләре порталы (Яңа)
рус
тат
Сорау бирү
ТР МБ Советы Ассоциациясе
Эшчәнлек
Яңалык
Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге
Муниципаль берәмлекләр сайтларына керүчеләр саны статистикасы
Халык өчен коммуналь хезмәтләргә тарифлар
Муниципаль берәмлекләр
Шәһәр округлары
Муниципаль районнар
Җирле үзидарә
Җәмәгать
Сорау-җавап
Интернет кабул итү бүлмәсе
Контакт мәгълүматы
Композитор Заһидулла Яруллинның тууына 125 ел
2013 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Казан, Театр ур., 5 нче йорт) киң җәмәгатьчелек игътибарына, композитор һәм пианист Заһидулла Яруллинның тууына 125 ел тулуга багышлап, аның тормышы һәм иҗат юлы турында күргәзмә тәкъдим итә. Әлеге истәлекле дата 2013 нче елның 12 нче октябрендә билгеләп үтелә.
Заһидулла Ярулла улы Яруллин – «Тукай маршы»ның, «Җәмилә» җырының һәм башка күренекле әсәрләрнең авторы. Пианист һәм халык уен коралларында уйнаучы буларак, ул бик күп эстрада концертларында катнашкан. Заһидулла Яруллин күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшевнең беренче музыка укытучысы булган.
Источник:
art16.ru
Күргәзмәдә З.Яруллинның тормыш һәм иҗат юлындагы күп кенә кызыклы фактлар белән таныштыручы материаллар урнаштырылган. Шулай ук композиторның күңелегезгә ошаган әсәрләрен тыңлау мөмкинлеге дә бар.
Сәнгать бүлегенә рәхим итегез! Без Сезнең белән очрашуга шат булачакбыз!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз