Конференция эшендә Андрей Кондратьев бүгенге көндә “Бердәм Россия”нең Татарстан региональ бүлегенең башкарма комитеты вазыйфаларын башкаручы буларак катнашты. Якын арада ул Мәскәүгә бу урынга раслану өчен барачак. Минзәләлеләр көчле кул чабулар белән аның кандидатурасын әлеге урында хуплауларын белдерделәр. Партия ирархиясендә башкарма комитет җитәкчесе дәрәҗәле урын. Үзенең ялкынлы чыгышы белән Андрей Кондратьев партия әгъзаларында уңай тәэсир калдырды. Үз чыгышында урыннардагы хәл белән таныш икәнен күрсәтеп, бездә партия сафларында 1457 кеше торса да яңа әгъзаларның аз алынуын, партия тарафыннан җыелышларның, дискуссияләрнең аз үткәрелүен билгеләп үтте. Яшьләрне партия тормышы белән кызыксынырга, интернетта “Бердәм Россия”не яклап дискуссиядә катнашырга чакырды.
Конференциянең беренче көн тәртибендә партиянең җирле бүлекчәсенә секретарь сайлау тора иде. Җыелышны алып барган һәм әлеге вазыйфаны вакытлыча башкарган Елена Сысоева белдергәнчә, ике кандидат тәкъдим ителгән. Алар икесе дә сайлау бюллетененә кертелделәр Яшерен тавыш бирү юлы белән “Бердәм Россия” партиясенең Минзәлә бүлекчәсе секретаре итеп район башлыгы Айдар Салахов сайланды. Ул партиядәшләренә рәхмәт әй- теп, үз эшчәнлегендә аларның ярдәменә таяначагына басым ясады.
Конференциядә җирле бүлек- чәнең политсоветына яңа кандидатлар да сайлап куелды. Конференциядә кунак булып катнашкан Чаллы шәһәре мэры, “Бердәм Россия” партиясенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Васил Шайхразиев үзенең дәлилле, канатландыргыч чыгышында ни өчен район башлыгы партиянең җирле бүлекчәсен җитәкләргә тиешлеген раслады. Чыннан да райондагы проблемаларны хәл итү өчен республика дәрәҗәсендәге элемтәләр кирәк. Ә ул элемтәләр фәкать район башлыгында гына.
Алдагы өч елдагы сайлауларда партия үзенең җәмгыятьтәге урынын саклап калсын өчен көнне төнгә кушып идеологик кына түгел, кешеләрнең яшәешен җиңеләйтүгә юнәлгән популяр һәм популяр булмаган конкрет эшләр дә алып барырга кирәк булачагын әйтте Васил Шайхразиев.
Конференция эшендә Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллин катнашты. Ә “Бердәм Россия”нең ХIV сездында делегат буларак катнашкан Радион Карпов үзенең хис- тойгылары белән уртаклашты, съезд кабул иткән документлар белән таныштырды.