Тәүзиха апаны район башлыгы һәм шәхсән үзе исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Хаҗиев һәм халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев котлады. Алар каһарманга район һәм республика җитәкчелегеннән бүләкләр тапшырды. Бу көнне аның өчен Кәрәкәшле мәктәбе укучылары концерт күрсәтте, ә “Форпост” яшьләр формированиесе әгъзалары йортын кардан чистартырга булышты.
Ватан Геройлары көнендә тагын бер якташыбыз Советлар Союзы Герое Фатыйх Шәрипов исемен дә искә алмыйча мөмкин түгел. 1943 елның 23 сентябре төнендә Фатыйх Шәрипов үзенә ышанып тапшырылган моторлаштырылган рота белән Днепрны кичеп, Киев өлкәсе Кагарлык районының Балык авылы тирәсендә әһәмиятле биеклекне сугышып ала. Төп көчләр якынаюын көтеп, өч тәүлек дәвамында аның командованиесендәге рота немец гаскәрләренең контратакасын кыю рәвештә кире кайтара, дошманның шактый техникасын һәм шәхси составын юк итә. Фатыйх Шәрипов Ленин ордены, беренче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены, ике Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә. Герой истәлегенә Урыссу бистәсендәге бер урам һәм туган авылы Бәйрәкәтамактагы мәктәп аның исемен йөртә.