Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
ТР Муниципаль берәмлекләре порталы (Яңа)
ТР Муниципаль берәмлекләре порталы (Яңа)
рус
тат
Сорау бирү
ТР МБ Советы Ассоциациясе
Эшчәнлек
Яңалык
Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге
Муниципаль берәмлекләр сайтларына керүчеләр саны статистикасы
Халык өчен коммуналь хезмәтләргә тарифлар
Муниципаль берәмлекләр
Шәһәр округлары
Муниципаль районнар
Җирле үзидарә
Җәмәгать
Сорау-җавап
Интернет кабул итү бүлмәсе
Контакт мәгълүматы
Легендар шәхес
2013 елның 11 декабре, чәршәмбе
Россиядә 9 декабрьдә билгеләп үтелүче Ватан геройлары көне уңаеннан районда яшәүче бердәнбер исән Социалистик Хезмәт Герое – Адав-Толымбайдан Александра Ивановна Николаеваны муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, социаль яклау идарәсе начальнигы Ләлә Камалова, Адав-Толымбай авыл җирлеге башлыгы Айгөл Хөсниева өенә барып котладылар.
-Хөрмәтле Александра Ивановна! Сез хөкүмәтебезнең мондый зур бүләгенә Бөек Ватан сугышы елларында Коминтерн исемендәге колхозда комплекслы бригада бригадиры булып эшләгәндә хуҗалыкны ныгытудагы һәм җитештерүне үстерүдәге җитди уңышларыгыз өчен лаек булдыгыз. Сез бүген дә күпләребезгә үрнәк булып торасыз, яшь буынны тәрбияләүдә үзегезнең лаеклы өлешегезне кертәсез. Исәнлек, озын гомер сезгә, - дип Азат Касыйм улы үзенең теләкләрен җиткереп истәлек бүләге һәм чәчәчк бәйләме тапшырды.
Александра апа бу юлы да кунакларны өстәл тулы сый-нигъмәт белән каршы алды. Бүгенге көндә ялгыз яшәүче Геройга йорт мәштәкатьләрендә социаль хезмәткәр Чулпан Измайлова ярдәм итеп тора. Казанда яшәүче балалары Фәрит белән Әлфия дә атна саен кайтып торалар. Кызы Алсуның китеп торганы юк.
-Безнең әниебезне олылап, хөрмәт итеп килүегез өчен без сезгә чиксез рәхмәтлебез. Аны бер генә бәйрәмнән дә калдырмыйсыз, барлык уздырылучы чараларга чакырып торасыз. Рәхмәт сезгә, - диде Алсу апа.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз