5 апрель көнне Баландыш авылында яшәүче Гобәйдуллина Бибисара Гобәйдулла кызына 90 яшь тулды. Юбилярны тантаналы шартларда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Петр Чернов, “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин, Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рәшит Йосыпов тәбрик итте.
- Әлеге көнне бик дулкынлану белән көтте әни. Кирәкмәс иде инде, - дип тә әйтеп карады. Гомере буе булганына канәгать, тыйнак булды ул, - дип елмаеп каршы алды безне әбинең кызы Суфия апа. Әби безне үзе дә йөзендә елмаю, шатлыклы күз яшьләре белән каршы алды. Район башлыгы Илдус Зарипов исеменнән тәбрикләү сүзләрен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Петр Чернов җиткерде.
- Сезне гомер бәйрәмегез белән тәбрик итеп саулык-сәламәтлек, шатлык-куанычлар телибез. Сез үз гомерегездә күпне күргән кеше. Тормышыбызның тыныч, имин булуында без сезгә дә рәхмәтле. Балаларыгыз янәшәсендә әле тагын бик күп еллар яшәргә язсын, - диде ул. Һәм Бибисара әбигә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен тапшырды.
Бибисара әби әле бүгендә егәрендә. Йортка аяклы йозак ул. Хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Бибисара әбигә гомерендә кайда гына эшләргә туры килми. Тракторда да эшли, үгез җигеп сука да сукалый, урман да кисә ул. Тормыш иптәше белән өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүген кызы Суфия һәм кияве Хаҗип, оныклары Илнур, Наил, киленнәре, оныкчыгы Мәрьям янәшәсендә гомер кичерә.
- Аллага шөкер, әни безгә гел терәк булды. Әле хәзер дә киңәшләре белән ярдәм итә. Җәй көне күрше-тирәләрнең дә хәлен белә, саулыгыннан зарланмый, - ди кызы Суфия апа.