Трипс – чәчәкләр дошманы

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
Хәзер күпләр чәчәк үстерә. Ә кайвакыт матур булып күтәрелеп киткән я кибеттән сатып алган бүлмә гөленең яфраклары урыны-урыны белән сарылы-аклы төскә керә, аларда сары таплар, көмешсу сызыклар, аскы якларында карасу бүлентекләр барлыкка килә һәм үсемлек яраксызга әверелә. Моңа трипс гаепле.
Трипс – ябык грунттагы чәчәк, яшелчә культуралары корткычы. Ул 300гә кадәр төр үсемлекне зарарлый. Аеруча хризантеманы, гөл-чәчәкне, гербераны, цинерарияне, гипсофиланы, кыярны үз итә. Аның зыяны уңыш түбәнәюдән, чәчәк культураларының декоративлылыгы начараюдан гыйбарәт. Трипслар вирус йөртүче булулары белән дә куркыныч тудыралар. Әлеге бөҗәкләр бик вак – 0,9-1,2 миллиметр озынлыкта, төсләре тонык сарыдан караңгы-көрәнгә кадәр төрлеләнә, канатлары – ачык сары. Ябык грунт шартларында сезонга 12-15 буын чыгара. Личинкалары һәм үсеп җиткән кортлары үсемлекләрнең кү-зәнәк согы белән тукланалар.
Трипс утыртма материал, кисеп алынган чәчәкләр, транспорт, тара, җитеште-рү кораллары белән тарала. Корткычлар күп булганда үсемлекләрне фитоверм белән эшкәртергә мөмкин. Моны балконда яисә гөлләрне урамга алып чыгып эшләргә кирәк.
Көнбатыш (калифорния) чәчәк трипсы таралуга каршы көрәш максатында барлык үсемлек продукциясе һәм утырткыч материал кертелүче пунктларда Россельхознадзор белгечләре тарафыннан ябык грунт хуҗалыклары, ягъни теплицалар даими рәвештә тикшерелә. Россиянең башка регионнарыннан чүлмәкләрдә үсемлекләр, киселгән чәчәкләр кертүче юридик затлар һәм гражданнар бу хакта Россельхознадзорның үсемлекләр карантины бүлегенә хәбәр итәргә һәм үсемлекчелек продукциясенең фитосанитар хәлен раслаучы документларын күрсәтергә тиешләр. Чәчәк, гөл сатып алучының үзенә дә уяу булырга кирәк - карантинлы документларны күрсәтүне таләп итәргә тулы хокукыгыз бар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International