Әле кайчан гына иде...

2014 елның 1 августы, җомга
Әле кайчан гына иде...
“Тормыш — мизгел”, ди шагыйрь. Бер караганда, чыннан да, шулай сыман. Әле генә яши башлаган кебек, әмма инде 50 ел үтеп киткән. Ә үткәннәрне бар нечкәлекләре белән барлый башласаң, күргәннәр шул гомергә ничек сыеп бетте икән, дип гаҗәпләнерлек була кайчак. Тигезлектә озын гомер кичергән парлар белән очрашканда, аларның күбесе, гадәттә, бер калыптагы җөмләне әйтә: “Шул гомер яшәлгән дә кебек түгел, әле генә кавышкан сыман”. Билалетдин абый да шулай ди. Мөслимә апа, киресенчә, “Озак яшәдек”, — ди. Сүзем Казанка авылында үрнәк гомер кичереп алтын туйларына җиткән Низаметдиновлар турында.
Билалетдин абыйны кемдер электрик буларак белсә, кемдер хат ташучы булып эшләгән елларын хәтерли. Авылларга ут кергән елларда Билалетдин абыйга тирә–якта гына түгел, район авылларында халыкка ут кертеп күпләрне куандырып, рәхмәт сүзләрен ишетергә насыйп була. Тормыш шартлары хат ташучы хезмәте белән бәйләгәч, ул эшне дә үз итә, ике дистә елга якын дүрт авыл халкына газета–журналлар ташый, хәбәр китерә.
Мөслимә апа гомере буе урманны яратып яши. Яше шактый булса да (августта 84ен тутыра), ярсу күңеле аны быел тагын урманга җиләккә әйди, кура җиләгенә. Билалетдине белән кавышуына да урман сәбәпче аның. Урман байлыкларына: печәне, утынына кызыгып Балтачның Борнагыннан ук Сурнар урманчылыгына эшкә килгән Мөслимә үзенә бирелгән печән җирен бер елны Билалетдиннәр гаиләсе белән бергә чаба. Тырыш кызны егетләр күрми каламени?! Шул елның көзендә Мөслимә апа Казанкага килен булып төшә.
Гаилә иминлегенең дилбегәсе хатын–кыз кулында булса, гаилә тату яши. “Хатын–кыз тормыш үлчәвен тигезләп торучы”, — ди Мөслимә апа. Яшьлегендә үзе берникадәр вакыт килендәше белән бер түбә астында яшәү тәҗрибәсен туплаган Мөслимә апа, уллары үсеп җиткәч, үзе бер түбә астында ике килен белән аларга татулыкның үрнәге булып яши. Әгәр шул фаҗига булмаса, алар гаиләсе нинди бәхетле булыр иде...
И, ул фаҗиганең ана йөрәген телгәләве... Бер йорт аша күршеләрендә янгын чыккач, ана төнлә улларын үзе уятып, сүндерешергә җибәрә. Әмма, йорттан әйберләрне алып чыгарга кереп киткән Рамиленә туган нигезенә кайтып керү насыйп булмый, янган йорт җимерелеп төшә... Шул көннән Мөслимә апаның йөрәге сәламәтлеген җуя. 20 елдан артык инде.
Венерасы Рамиленең рухын саклап яшәүче йортны калдырып китәргә теләми, кызы Гөлинәнең дә туган йорты бит ул. Әнә шулай килен кайнана–кайната йортында 15 еллап гомер итә. Шуның 5 елдан артыгын килендәше Асия килгәч. Венера үзе яңа тормыш башлап Арчада яшәсә дә, алар гаиләсе йортта кадерле кунак. Бигрәк тә Гөлинә сагынып кайта, буш вакыты булуга туган йортына, әби–бабайсы янына ашыга. Биредә аны төп йорттагы сеңелләре Камилә белән Лилия, Данил абыйсы белән Асия апасы сагынып тора.
Әби белән бабай янында рәхәт оныкларга. Түбән Камада яшәүче өлкән улларының балалары да каникулларны Казанкада уздырырга ярата. Әби–бабай иркәләп кенә калмыйча, оныкларга үз үрнәкләрендә хезмәткә мәхәббәт, кешелеклелек сыйфатларын да тәрбияли. Үзе балта остасы, үзе умартачы бабай янында әвәрә килү, аның тормыш хәлләренә бәйле вәгазьгә тиң вакыйгаларын хикәяләвен тыңлау мавыктыргыч булса, әбинең яратып “Балам”, — дип назлы дәшеп, төпле киңәш-ләрен ишетү күңелгә рәхәтлек бирә. Оныкларга гына түгел, туганнан–туганнарга да җылылык бөркеп тора бу йорт.
Тырыш хезмәт куеп, бер–берен хөрмәт итеп, олыга––олы, кечегә–кече булып яшәгән парны Аллаһы Тәгалә тигез озын гомер белән бүләкли. Аларның күпләр кызыгып, “Менә алар сыман яшәсәң иде”, — дип әйтерлек узган тормыш юлы яшь буынга үрнәк.
Розалия САФИНА
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International