Хөрмәтле Гөлбикә Галиевна!

2014 елның 15 сентябре, дүшәмбе

Хөрмәтле Гөлбикә Галиевна! Теләче муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән туган көнегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм, сезгә ныклы сәламәтлек, бәхетле көннәр телим. 

                Бүгенге бәйрәмегезгә Сез олы тормыш һәм мактаулы хезмәт юлы узып килдегез. Бу еллар эчендә Сез районыбызда бара торган уңай үзгәрешләр, иҗтимагый – сәяси вакыйгалар агышына хәләл көчегезне кертүче, эш белән кайнаучы чын хезмәт кешесе булдыгыз. Сез нинди генә эшләрдә эшләсәгез дә, нинди генә вазифалар башкарсагыз да, хезмәтегезне үзегезгә генә хас бирелгәнлек белән, эшегездән ямь һәм тәм табып башкардыгыз.   Сез һәр тапшырылган эшне зур җаваплылык тоеп башкарып, халкыбызга фидакарь хезмәт итүнең матур үрнәген гәүдәләндерәсез.Сезнең кебек легендар хезмәт батырларыбыз районыбызны бөтен  республикага таныттылар. Без Сезнең белән нык горурланабыз һәм яшь буынны Сезнең үрнәктә тәрбияләргә омтылабыз. Һөнәри осталык, гадилек, максатка омтылучанлык – Сезне нәкъ менә шушы сыйфатлар бизи.

                Тырыш хезмәтегез, тыйнак, кешелекле һәм ярдәмчел булуыгыз белән райондашларыгыз арасында ихтирам казандыгыз.

                Гөлбикә Галиевна! Сезгә һәрьяклап мөлдерәмә тулы бәхет телим. Ул бәхет тормышыгызга нур өстәсен, корычтай сәламәтлек алдагы ерак елларга алып барсын, кылган игелекле хезмәтегез  үзегезгә бәхет, шатлык булып әйләнеп кайтсын.

Ихтирам белән,
Теләче муниципаль
районы башлыгы                                                                                                                                           И.Ф. Зарипов     


 

 


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International