Бүген, ягъни 6 нчы февраль көнне, Казан теннис академиясе бинасында «Сәләт» әйдаманнар мәктәбенең ябылу тантанасы гөрләп узды.
Исегезгә төшерәбез, бу юлы мәктәптә 200 дән артык әйдаман булырга теләүче студент катнашты. Былтыргы еллардан аермалы буларак, быел 5 көн дәвамында җәйге лагерьларның концепцияләре булдырылды, алар өстендә зур эш алып барылды. Нәтиҗәдә, «Сәләт»нең җәйге профильле сменаларына әйдаманнар составы тупланды.
Әйдаманнар мәктәбен уңышлы үтүчеләрне, барлык катнашучыларны котлап Җәүдәт абый Сөләйманов сүз алды: «Яшь буын үсә, тормыш алга бара. Кичәге сәлкешләр инде бүген үзләре әйдаман булырга җыенганнар. «Сәләт»нең, республикабызның, илебезнең киләчәге сезнең кулларда. Шуның җаваплылыгын тоеп, горурланып яшәгез! Мин сезнең белән горурланам!», - дип белдерде ул.
Быелгы әйдаманнар мәктәбенең программа директоры Анна апа Фельдман, гадәттәгечә оригиналь тренинглар белән сорау алды: һәр булачак әйдаман ак кәгазьгә үзенең «тормыш юлын» сызды. Биредә алар әлеге Мәктәп күңелләрендә нинди үзгәрешләр ясаган, нинди фикерләр тудырган, нинди яңа белемнәр биргән – барысын да күрсәтергә тиеш булды. «Мондый тренинг сезгә әлеге 5 көнгә нәтиҗә ясарга өйрәтер, алга максатлар куярга булышыр», - дип төгәлләде Анна Фельдман.
«Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов һәр булачак әйдаманга уңышлар һәм түземлек теләде.«Сәләт»нең җәйге проектлары мәктәбе җитәкчесе Венера апа Сөләйманова үз чиратында «Әйдаманнар мәктәбе ахырына якынлашу – тынычланып калырга дигән сүз түгел. Укыгыз, өйрәнегез, камилләшегез!» - дип белдерде.
Инде иртәгәдән тупланган командалар җәйге аланнарга әзерлекне башлаячак. Шулай ук Анна Фельдман белән тагын 3 очрашу планлаштырылган: биредә алар аралашу, фикер алышу һәм уңышлы әйдаманның серләренә төшенәчәк. Ә татар телен белмәүчеләр яки начар белүчеләр өчен «Сәләт» телләр мәктәбендә бушлай дәресләр каралган.