Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясенең гамәлдәге кодексында физик һәм юридик затларның административ җаваплылык билгеләнү ихтималы булган иҗтимагый яктан куркыныч гамәлләре (тиешле гамәл кылмау) шактый ук зур урын алган. Ә инде административ җәзаларның иң киң таралган төре булып административ штраф тора.
Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 32.2 статьясы нигезендә, административ җаваплылыкка тартылган зат административ штрафны административ штраф салу турында карар үз көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләргә тиеш.
Штраф түләүнең билгеләнгән срогын санга сукмау да административ җаваплылыкка китерә. Ягъни ул үзе үк хокук бозу булып тора һәм Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.25 статьясындагы 1 өлеше буенча квалификацияләнә. Әлеге статья буенча тутырылган беркетмәләрне, административ хокук бозу урыны буенча, җәмәгать судьясы карый.
Әйтергә кирәк, моның ише закон бозуларга бик еш очракларда федераль акциз маркалары белән маркировкаланмаган алкогольле продукция ташу өчен административ җаваплылыкка тартылган затлар юл куя.
РФ КоАП 20.25 статьясындагы 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган затлар штрафны түләмәве сәбәпләрен гадәттә “оныттым”, “квитанциясен югалттым”, “акча юк”, “суд приставлары хезмәте аша штрафны түләдем” дип аңлатуны алга сөрә. Әмма бу сәбәпләрнең берсе дә нигезле сәбәп булып тормый һәм алар штрафны түләү срокларын бозган өчен җаваплылыктан коткармый.
Күп кенә гражданнарыбыз, штрафны вакытында түләмәү әлләни зур закон бозу түгел, дип уйлый. Әмма бер җәзаны үтәү бурычын (кагыйдә буларак, зур булмаган штраф) санга сукмаган зат, тагын да җитдирәгенә, тәгаенләп әйткәндә: түләнелмәгән административ штрафтан ике тапкырга зуррак күләмдә, әмма бер мең сумнан да кимрәк булмаган административ штрафка, яки унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алуга, яисә илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә дучар булырга мөмкин. РФ КоАП 20.25 статьясындагы 1 өлешендә нәкъ менә шундый җәза төрләре күздә тотылган.
Кайбер очракларда гражданнар, административ хокук бозу турында эш буенча үзләренә карата чыгарылган карарга риза булмыйча, имза куюдан баш тарта. Янәсе, кул куймасаң, штраф түлисе түгел, дип. Административ хоку бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 30.1 статьясы нигезендә, административ хокук бозу турында эш буенча үзләренә карата чыгарылган карар белән риза булмаган гражданин яки юридик зат карарга 10 тәүлек эчендә шикаять белдерүгә хокуклы. Гражданин карарга шикаять белдерү хокукын тормышка ашырмаган очракта, карар законлы көченә кереп, штраф түләү бурычы үтәлергә тиеш була.
“Башкару производствосы турында” Федераль закон нигезендә, башкару документын (административ хокук бозу турында эш буенча карар) мәҗбүри үтәтү өчен башкару җыемы күздә тотылган.
Күп кенә очракларда гражданнар, судтан повестка килмәде, дип, РФ КоАП 20.25 статьясындагы 1 өлеше буенча материалларны карап тикшерү өчен судка бармый. Бу очракта административ хокук бозу турында эш буенча карар алардан башка гына чыгарыла.