ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы буенча Бөтендөнья сыйфат көненә багышлап үткәрелгән чаралар турында хәбәр итәбез

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Бөтендөнья сыйфат көненә һәм Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар комплексын үткәрү кысаларында 8 тапкыр гражданнарны күчмә кабул итү, кулланучылар өчен 8 акция, хосусый эшмәкәрләр белән 9 очрашу, сәүдә үзәкләрендә 12 тапкыр дежур тору, урта мәктәпләрдә укучылар өчен 8 дәрес, 6 куллану дегустациясе уздырылды. Үткәрелгән чаралар массакүләм мәгълүмат чараларында, муниципаль районнар сайтларында яктыртылды. Барлыгы 12 язма дөнья күрде.

2016 елның 10 ноябрендә контрольлек-инспекция бүлегенең белгеч-эксперты Е.К.Сазонова Тәтеш шәһәрендә «Тандер» АҖ сәүдә челтәренең «Магнит - косметик» кибетендә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча кулланучыларга консультация ярдәме күрсәтү өчен консультация өстәле үткәрде.

2016 елның 3 ноябрендә контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты А.М.Хафизова “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Зеленодол, Югары Ослан һәм Кама Тамагы районнарындагы территориаль органы белгече белән берлектә «Кооператор» ҖЧҖнең «24 часа» кибетендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законны аңлату буенча кулланучылар өчен акция үткәрде. Әлеге чараның максаты кулланучыларга куллану базарындагы, шул исәптән алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендәге эшчәнлекне җайга салучы гамәлдәге законнарны аңлатудан гыйбарәт булды. Шул ук вакытта азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм сәламәтлек өчен куркынычсызлыгы аерым игътибар үзәгенә алынды.

2016 елның 3 ноябрендә контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Г.Х.Йосыпова “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Буа, Чүпрәле һәм Тәтеш районнарындагы территориаль органы белгече белән берлектә хосусый эшмәкәр М.Д.Фатыйхов производствосында җитештерелә торган 1 нче сортлы оннан ак икмәккә дегустация, әлеге эшмәкәрнең үз продукциясе күргәзмәсен-сату үткәрде.

2016 елның 5 һәм 11 ноябрендә контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты А.М.Гыйлаҗева Кайбыч районында “Ял Көне” базары территориясендә дежур тору оештырды. Биредә теләгендә булган һәркем кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә киңәш-табышлар алуга иреште.

2016 елның 14 ноябрендә контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Г.Н.Абдрахманова Иске Йомралы урта мәктәбендә кулланучылар дәресе үткәрде. Белгечебез укучыларны “товар сыйфаты”, “эшләр сыйфаты”, “гарантия срогы” кебек төшенчәләр белән таныштырды. Конкрет азык-төлек товарларында “яраклылык срогы” төшенчәсе, товар турында нинди мәгълүматларның күрсәтелергә тиешлеге аңлатылды.

2016 елның 10 ноябрендә контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Р.Р.Хәбибуллин «Тандер» АҖнең «Магнит» кибете сатучылары белән кулланучылар хокукларын яклау һәм товарларның сыйфаты мәсьәләсе буенча уку үткәрде.

Зеленодол һәм Югары Ослан районнарында үткәрелгән чараларның һәммәсе ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтында яктыртылды.

Чараларда катнашкан барча кешегә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле темаларга буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасы таратылды.

Территориаль орган карамагындагы барлык кулланучыларыбыз үткәрелгән чаралар өчен җылы рәхмәт сүзләрен ирештерде. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International