Киртәле урта мәктәбе яңалыклары

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

9 декабрь – Россиядә Ватан Геройлары көне. Мәгълүм булганча, Россиядә Ватан Геройлары көне 2007 елдан билгеләп үтелә. Аны революциягә кадәрге Георгий кавалерлары көнен яңадан торгызу дип тә кабул итәргә мөмкин. Тарихка күз салсак, Георгий кавалерлары көне 1769 елның декабрендә Екатерина II империянең иң югары хәрби бүләген – Изге Георгий орденын гамәлгә кую хөрмәтенә бәйрәм ителгән. Большевиклар чорында бәйрәм дә, орден да бетерелә. Георгий ордены 2000 елда кабат торгызыла.
Шулай итеп, өлкән буын ветераннар сафы сирәгәеп, каһарманлык төшенчәләре алмашына барган бүгенге чорда Россиядә декабрь аенда Ватан Геройларын данлау традициягә керде.

Ватан Геройлары көне уңаеннан тарих укытучысы Ежкова Т.В. китапханәче Абраконова Т.В. белән бергә 1-11 сыйныф укучылары катнашында "Ватан Геройлары көне" дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Мәктәп китапханәчесе "9 декабрь – Ватан Геройлары көне" дигән китаплар күргәзмәсен оештырды.

5 сыйныф укучылары музей җитәкчесе Ежкова Т.В. белән бергә мәктәп музеенда булдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International