6 гыйнварда халыкара "Битлз" көне билгеләп үтелә. Вакыйга музыка өчен генә әһәмиятле түгел. Күп кенә гади кешеләр аларның җырларын беләләр, популяр көйләрен җырлап йөриләр, киноларда таныйлар. Ләкин, нигездә, бу 60-70 нче еллар кешеләре.
3 нче санлы музыка мәктәбендә искиткеч педагог Альбина Шәйхетдинова эшли. Ул шушы күренекле датага багышланган кичә үткәрде.